Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Изге эшләр күңелне нурландыра» чарасы үтте

«Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы» акциясе кысаларында үткән чарада шушы премияләргә лаек булган укучыларга бүләкләр тапшырылды.


«Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер», — диләр халыкта. Әйе, чыннан да изге эшләрне кешегә күрсәтеп, ниндидер үзеңә файда китерер диеп эшләргә кирәкми. Безнең авылда туган якларын чиксез яраткан, тырыш, уңган һәм бер-берсенә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер кешеләр яши. Арабызда олы йөрәкле, мәрхәмәтле шәхесләр булу тормышыбызга ямь өсти. Шулардан авылдашыбыз, язучы һәм композитор Иршат Заһир улы Закиров, авылыбыз имамы Рамил Рафыйк улы Алимовлар бүгенге «Изге эшләр күңелне нурландыра» исемле чарада катнашып, үзләренең олы йөрәкле кешеләр булуын тагын бер кат исбатладылар. 
Яңа уку елының Беренче кыңгырау бәйрәмендә авылыбызның хөрмәтле кешесе Иршат Заһир улы Закиров укуда зур уңышларга ирешкән укучыга һәр чирек саен үзенең шәхси премиясен бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның сүзләренә мәчет картлары да кушылды һәм алар да иң тәрбияле балага үзләреннән кызыксындыру премиясе билгеләделәр. «Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы» акциясе кысаларында үткән чарада шушы премияләргә лаек булган укучыларга бүләкләр тапшырылды. «Укуда иң югары уңышлары өчен» номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Алимова Кәмилә, ә «Иң тәрбияле бала» номинациясендә 9 сыйныф укучысы Чахкиев Исмаил җиңү яулады. 
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эксперты, ветеран укытучы, Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Шәрибҗанова Нурия Таһир кызы күпләргә таныш. Нурия Таһир кызы олы йөрәкле, гадел, тырыш һәм ярдәмчел булуы белән зур хөрмәткә лаек кеше. Игелекле гамәлләр кылуны дәвам итеп, Нурия Таһир кызы «ТАКРО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә мәктәбебез укучыларын үзенең бүләкләре белән кабат сөендерде. Алар тарафыннан җибәрелгән бүләкләр үз ияләренә бирелде. 
Чарада укучылар шигырьләр сөйләделәр, төрле милләт биюләрен биеделәр. Бәйрәмне мәктәп директоры Шамил Мөбарәкҗан улы Абдрахманов оештырды һәм алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев