Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Мәдәният дөньясында

Яңа Кәкерле авылы мәдәният йортында хәйрия концерты узды

Концерттан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен шәмнәр ясауга һәм маскировка челтәрләре үрүгә тотылачак.

Кичә, 12 октябрьдә, районыбыз өлкәннәре — элек елларда райондагы «Таң» халык ансамбленә нигез салучы ветераннарыбыз Яңа Кәкерле авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты куйдылар. Концертта Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә актив катнашты.

Чараны авыл мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова ачып, районнан килгән ветераннарга, авыл халкына олы рәхмәтләрен җиткерде.

Район ветераннар советы җитәкчесе Роза Насыйбуллина үзенең чыгышында район үзәгендәге «Кояшкай» балалар бакчасында шәмнәр ясаулары турында сөйләде һәм хәйрия концертыннан кергән акчаның шәм ясау өчен парафин алуга тотылачагын да искәртте.

Концерт номерлары уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Шуны да әйтәсем килә, концертның сценариесы һәркемгә кызыклы булырлык итеп төзелгән, анда халкыбызның моңлы җырлары да, дәртле көйләре дә урын алган иде. Һәр чыгыш бер-берсен кабатламыйча, тамашачыны җәлеп итәрлек булды.

Кичәгә Яңа Кәкерле авылыннан бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр дә килгән иде, шулай ук, Яңа Чокалы авылыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Фәнилнең әнисе Румия апа Вәлиуллина да катнашты. Румия апа үзенең улына дип атап язган шигырен сөйләде һәм җырын тамашачыга бүләк итте.

Чарада барышында бүгенге көндә ватан сагында торучы, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр уллар тәрбияләгәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт сүзләре әйтелде, матур теләкләр юлланды.

Район ветераннар советы җитәкчесе Роза Насыйбуллина җитәкчелегендә концерт белән килгән бертөркем ветераннарга исә тагы концертлар белән килегез, көтәрбез, диеп халык таралды. Һәркем моңланып, сагышланып, дәртләнеп, күңелләренә ял минутлары алып утырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатыннан хәйрия концертлары районда үткәрелеп килә. Әлбәттә, мондый чаралар, кичәләр бик кирәктер дип уйлыйм, чөнки алар халыкны берләштерә. Аның рухи байлыгын үстерә. Телебезне саклап калуда зур роль уйный.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев