Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иң зур кабак үстерүчеләр Чүпрәленең Иске Кәкерледә авылында яши

Иске Кәкерле авылында яшәүчеләр арасында Кабак бәйрәмен зурлап үткәрү традициягә әйләнде.

 

Авыл халкы яздан алып, көзгә кадәр бакчаларында тәрбияләп үстергән кабакларын клубка алып киләләр, һәркем аны үстерү серләре белән уртаклаша, иң зур кабакларның авырлыгы  билгеләнә. Бәйрәм уен-көлке, җырлар, биюләр белән үрелеп алып барыла.

Быел иң зур кабак үстерүчеләр булып, Рифкать  Насретдиновлар гаиләсе игълан ителде. Аларның кабаклары 40 кг. артык булды.  Шулай ук, Ирек Айметов, Наил Арсланов, Назирә Шәрәфетдинова, Рәзил Фаткуллиннар да иң авыр кабак үстерүчеләр дип табылды.

Көзге яшелчәләр арасында иң зур чөгендер үстерүче ул – Земфира Аббазова, ә иң зур кишер үстерүче– Абдул Каримов. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев