Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Галия Ахмедова: Бәхетле булу өчен сабырлык һәм максатларың булу кирәк

Казанда Татарстанның 10 муниципаль районыннан 11 гаилә “Нечкәбил” республика бәйгесендә үзләренең бәхетле гаилә тормышы формуласы белән уртаклаштылар. Безнең районнан андый гаилә  - Галия – Әмир Ахмедовларныкы иде

Галия һәм Әмир Ахмедовлар гаиләсенә 2007 елда нигез салына. Галия Татар Бизнәсе авылы кызы, ә Әмир исә Үзбәкстанда туа. 1990нчы елларда алар: өлкән һәм яшь Ахмедовлар районга кайтып төпләнәләр.

Ахмедовлар гаиләсендә ике кыз бала үсеп килә, алар икесе 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары. Иҗатка гашыйклар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, күз алларында әниләренең төрле рольләр башкаруы, җырлавы, биюе, бәйрәм чаралары оештыруы. Галия - район мәдәният бүлеге хезмәткәре. Төрле мәдәни чаралар өчен сценарийлар гына тудырып калмый ул, үзе дә шунда, бөтен күңелен биреп, катнаша. Гаилә башлыгы Әмир исә эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя, халкыбызның тынычлыгын саклауга үзеннән өлеш кертә.

Бәйгедә Ахмедовлар  “Хатын-кыз - корылтай йөрәге” дип исемләнгән күрсәтәләр. Чыгышларын шулай дип исемләү фикере дә хатын-кызның күп нәрсәгә сәләтле, туганнарны берләштерүдә дә аның роле зур булуын күрсәтергә теләүдән килә. Чөнки, алар үзләре дә күптән түгел генә дөньяның төрле почмакларына таралган туганнар очрашуының шаһиты бклалар. Бу турыда Галия:

–Илебезнең төрле почмакларына таралган туганнар: йөзләгән кеше бергә, Казан шәһәренә җыелдык. Ул күрешүдәге хисләрне сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Андагы шатлык, шул ук вакытта күз яшьләре...сагыну...

Ә очрашуның нигезе Әниебез-Хатын-кызга барып тоташты. (Райондашлар район  үзәк хастахандә озак еллар балалар табибәсе булып эшләгән Зәйтүнә ханымны беләләрдер. Авт.)  Әллә кайларга сузылган нәсел чылбырын нәкъ менә ул барлады. Кызганыч, әниебез дә, әти дә бүгенге көндә дөньяда юк инде, әмма  әлеге очрашудан калган җылылык, туганнарның аралашуы, элемтәләрнең әзелмәве – бездән аларның васыятенә тугрылык булып тора. Гаилә дә бит - үзенә күрә нәни генә бер корылтай. Балалар, оныклар, туганнар Әни-хатын-кыз яшәгән нигезгә җыела. Шуңа да бәйгедә шушы исем астында чыгыш ясарга булдык. Әлеге эштә үземнең әнием, балалар, туганнар, хезмәттәшләр ярдәмгә килде. Җитәкчеләрнең дә ярдәмен бик тойдык, һәркемгә олы рәхмәтләребезне әйтәбез,-ди.

Жюри райондашларыбызның мондый чыгышын, тырышлыкларын бәяләми калмый, билгеле. Гомумәе, Ахмедовлар моңа кадәр дә әлеге чыгышлары белән “Нечкәбил” бәйгесенең зонара турыда җиңүче булганнар иде инде. Һәм менә тагын, Казанда узганында Галия Ахмедова “Рухи Нечкәбил-2021” титулына лаек булды. Аларга күп кенә бүләкләр: шифаханәгә, фотостудияләргә юллама, төрле сертификатлар, “Гаилә горурлыгы”, “Рәхмәт, Әни!” Дипломнары тапшырылды.

Галиядән хатын-кыздан эшне, гаиләне уңышлы, бәхетле итү өчен ниләр таләп ителүе турында да да сорадык.

Сабырлыктыр, минемчә. Һәм, билгеле инде, максатларың булу –шуңа ирешү өчен гамәл кылу. Бәхетле гаилә формуласы минем өчен шуннан гыйбарәт, - дип җавап бирде.

Бәйге быел 16нчы тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов теләктәшлеге, “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев