Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Фирдүс Тямаев Чүпрәледә Кече Чынлы авылына багышланган җырны башкарды

Җырның авторы- Эльвира Сафина, көен Фирдүс Тямаев үзе язган.

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында матур гадәт буенча елга йомгак ясап, «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров хезмәтчәннәргә, озак еллар эшләгән ветераннарга, белгечләргә бәйрәм бүләк итә.

Быелгысы аның Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм иҗат коллективы әзерләгән концерт булды.

Концертның үзенчәлекле өлеше булып, җырчының Кече Чынлы авылына багышланган җырны башкаруы торды.

Җырның авторы- якташыбыз Эльвира Сафина, көен Фирдүс Тямаев язган. Җырның дөньяга килүе Барис Аппау улы Гафуров тырышлыгы белән башкарылган.

«Ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты. Авылыбызның үз җыры, гимны барлыкка килде», диде җитәкче үзенең чыгышында рәхмәтләрен әйтеп.

Чарада җырның авторы Эльвира  Сафина үзе дә катнашты. Кече Чынлы авылы халкының уңган, булган икәнлеген билгеләп, җырның эчтәлегендә дә шуларны тасвирлавын әйтте.

"Бәхет йолдызлары яна, авылымның күгендә", диелә кушымтада. Чыннан да Кече Чынлы авылы күгендә һәрчак шулай булсын, авыл уңганнары белән тагын да чәчәк атсын", -диде автор.

Җырның авторларына Барис Гафуров олы чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Концертка  район җитәкчелеге дә чакырулы иде.

Район башлыгы Марат Гафаров:

"Авылда бик күп эшләр башкарыла. Быел гына да биредә клуб төзекләндерүдән соң сафка басты. Башка проектлар да тормышка ашырыла. Авыл гөрләтеп яши, ә аның башлангычында олы, тынгысыз йөрәкле Барис Аппау улы Гафуров тора. Барис Аппаувич, авыл өчен генә түгел. район тормышында да күп кенә игелекле хезмәтләре белән хөрмәтле, хәйрияче дә. Киләчәктә дә шулай булсын. Кече Чынлы авылының даны еракларга таралсын!,-диде район башлыгы изге теләкләрен җиткереп.

Ике сәгатьтән артык барган концерт  бер сулышта узып китте. Фирдүс тямаев һәм аның иҗат коллективы тамашачыларга үзләренең репертуарларыннан иң матур көйләрне һәм биюләрне башкардылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев