Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Җәүдәт Хөсәинов - "Яшьлегем хатирәләре"

хикәя

Районыбызның Кече Чынлы авылында туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган педагогика фәннәре докторы, Казан Федераль университеты географик һәм  экологик белем бирү теориясе һәм методикасы  кафедрасы профессоры Җәүдәт Абдуллович Хөсәинов бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый, экологик тәрбия бирү үрнәге булып тора. Без укучылар белән әлеге күренекле якташыбызның тормыш юлын, география фәне буенча эзләнү эшләре алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән хезмәтләрен өйрәнәбез. Аның хезмәте Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә дә югары бәяләнә: алтын медальләргә лаек була.

Җәүдәт Абдулловичның туган ягыбыз географиясе турында да шактый гына хезмәтләре бар. 9нчы сыйныфта татар теле дәресендә “Топонимика” бүлеген үткәндә, “Сөенеч” түгәрәгендә туган як табигате белән танышканда, туган ягыбыз табигате буенча сәяхәт иткәндә,  туган ягыбыз табигате турында фәнни-эзләнү эшләре башкарганда, без якташ галимебезнең хезмәтләреннән файдаланабыз. Үзенең туган авылы мәктәбе базасында һәм башкалабызда Җәүдәт Абдуллович җитәкчелегендә оештырылган бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларыбыз чыгышлар ясый.

Җәүдәт Абдулловичның республика күләмендәге “Мәйдан” журналының март санында басылып чыккан “Яшьлегем  хатирәләре” исемле хикәясен дә укучыларым белән бик яратып укыдык.

«Яшьлегем хатирәләре»ндә татар халкына, туган төбәгебезгә, аерым алганда, Кече Чынлы авылына хас булган гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр якташыбызның хәтерендә яңартылып, бүгенгедәй күз алдына китереп бастырыла.  Якташыбызның сабый чагындагы вакыйгаларны бөтен нечкәлекләре белән бүгенгедәй хәтерендә саклый алуына һәм аны искиткеч камил тел белән яза алуына; чынбарлыкны,  беркемнән дә курыкмыйча, кыю итеп  әйтә алуына чиксез сокландык! 

«Үлгәнче яшәгез!» бүлегендә «Аулак өй»ләр үткәрү, яшь парлар өчен өмә белән “дуен кирпече” әзерләү, “дуен кирпече”ннән өйләр төзү, кышка таба исә кунак мәҗлесе үткәрү тәртипләре тәфсилләп сурәтләнә.

«Телеграмм баганасы чәчәк аткач кайтабыз» бүлегендә исә нәни галимнең җиде айдан әнисе белән бертуган Нурулла абыйсы гаиләсендә тәрбияләнеп үсүе, ак яулыклы Нуриҗамал әбисе турындагы истәлекләре барлана.

«За Нуркай!» бүлегендә “Боз озату” йоласы, солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның кыю гамәле тасвирлана.

 “Урман” бүлегендә – тәрбиягә алган әтисенең күрше хатынына йортка кер­үе, кабат әйләнеп кайтуы, Бөек Ватан сугышы ивалиды булуына карамастан, бик уңган балта  остасы булуы, бригада җитәкләп, алты яшьлек улын да ияртеп, Олы Тархан районында агачтан йортлар, биналар төзеп йөрүе, дәвамлы яңа мәхәббәт тарихы турында бәян ителә; нәни якташыбызның шунда беренче тапкыр чын урманны күреп, аның мәһабәтлегенә сокланауы сурәтләнә.

“Авылым мәзәкләре” бүлегендә Назыйм әбзәй, Егор дәдәй, Фәизләр белән булган юмористик вакыйгалар сөйләнелә.

  “Пәкең кая” бүлегендә Нәҗипнең югалып калмавы, ятимлек ачысы,  Фәниянең чын дуслыгы, укытучыларның мәрхәмәтлелеге чагылып үтә.

“Яшьлегем  хатирәләре”н укучыларым белән укыгач, әдәбият теориясенә нигезләнеп анализлагач, нәтиҗәләр дә ясадык, зыялы галимебезне яңа яктан ачтык.

Күренекле якташыбыз Җәүдәт Абдуллович Хөсәинов

проза өлкәсендә дә Әмирхан Еникиләр, Мөхәммәт Мәһдиевләрнеке кебек көчле телле икән!

Сабый чагыннан ук кул арасына кергән, хезмәт чыныгуы алып үскән!

Сабый чагыннан ук табигатьнең матурлыгына самими соклана белгән икән!

Мәктәптә уку алдынгысы булган!

  “Яшьлегем  хатирәләре”ндә гаиләгә җитди караш, гаиләне саклау проблемасын да тотып алабыз.

Сизгер галим, үткен телле язучы җылылык-салкынлык контрасты аша геройларның холкын чагыштырып бирә: гаилә җанлы Камал әнә, тизрәк сөекле хатынын күрү өчен, бозлы суга сикерүдән дә тайчынмый; ә Абдрахман, Нурулла кебекләр  җылы өйдән дә чыгып киткәннәр.

Әнисен, ике баласы белән хатынын ташлап, төп йорттан чыгып  киткән Абдрахман, читтә үз бәхетен таба алмыйча, вакытсыз  вафат була; күршегә йортка кергән Нурулла яңадан үз хатыны янына кайта.

Нинди генә кыенлыклар булса да, тәрбиягә алган баласын ташламаган Бибинур безнең күз алдыбызга көчле, мәрхәмәтле, киң күңелле, тыныч холыклы булып килеп баса. Бездә бу олы йөрәкле татар  хатынына карата тирән ихтирам, чиксез соклану хисләре туа. 

Ятимлек ачысын үз йөрәге аша үткәргән якташыбыз Җәүдәт Абдуллович  Хөсәинов: “Кеше гомере аккан суга тиң... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карар­га һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, кадерле бер мизгел булып уза да китә”,  – дип, гомернең, гаиләнең, кешеләрнең,  табигатьнең кадерен белергә, аларны сакларга чакыра төсле...

Туган якка, аның  халкына, табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, башкаларга экологик тәрбия бирү теләге! Менә кайдан килә икән ул тойгылар! Тирәннән! Төптән! Сабый чактан! Туган җирдән!

Рәхмәт, кадерле якташыбызга! Талантлы, нечкә хисле язучыбызга! Гаять акыллы галимебезгә! Тырышлыкларының әҗере олы булсын. 

Җәүдәт Абдуллович Хөсәиновның “Яшьлегем  хатирәләре”ндә Кече Чынлы халкының уңганлыгы, кунакчыллыгы, җыр-биюгә осталыгы, аерым бер хөрмәт, ярату белән сугарылган. Елатты да, көлдерде дә безне бу истәлекләр. Ятимлекнең бөтен ачысын татыган чагын, әтиләренең судлашып ташлап китү вакыйгасын укыганда, күзләребез яшьләнде; солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның «За Родину, за Сталина, за Нуркай!»   –  дип, бозлы суга сикерүеннән, Егор дәдәйнең ураза тоту вакыйгасыннан көлке хисе туды. 

Кадерле дуслар! Әле Сез  дөнья күләменә танылган профессорыбызның  автобиографик хикәясен укыдыгызмы? Укымаган булсагыз, менә сезгә дә тәкъдим итәбез.

Миңзифа Таҗетдинова, 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

Яшьлегем хатирәләре

 

«Үлгәнче яшәгез!»

Туган авылым – Кече Чынлы... һәр авылның тарих чорнап алган үткәне, бүгенге көндә онытылып барган го­реф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре бар. Авыл халкының үткәне, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынам. Үткән­нәрне барлыйм.

Кечкенә чагымда халык авылда өй барынча «Аулак өй»ләр оештыра иде. Теге яки бу кешенең өе аулак өй үткәрү өчен кечкенә булса, җиткән кыз зуррак өйле кешегә барып мөрәҗәгать итә.

Татар халкында Фатих дип сөйлә­сәләр дә, безнең авыл мишәрләре әле­ге исемне Фәтих дип, йомшартып әй­тәләр. Минем ахири дустым Фәтихнең өйләре бик кечкенә иде. Бәлки, элеке вакытта мунча итеп кенә салган бул­ганнардыр ул. Шул мунча кадәр өйдә алар ишле гаилә булып яшәделәр. Без­нең күрше Зәйдулла әбзәйнең өе исә чагыштырмача зур иде. Минем ахири дустым Фәтихнең апасы Фәүзия бар. Ул үсеп, буй җиткән кыз булып иреш­кәч, аулак үткәрәсе килгәндер инде, безнең күрше Зәйдулла әбзәйдән, алар өендә аулак үткәрү өчен рөхсәт сора­ды. Зәйдулла әбзәй моңа каршы кил­мәде, ризалыгын бирде.

Аулак буласы көнне кич белән кызлар җыелышып килде. Мин бәлә­кәй булганга, шкаф башыннан, күр­ше кызы, яшьтәшем Назирә белән аулакның барышын күзәтеп торабыз. Ул вакыт шундый гадәт иде: килгән егетләр, бию башланганчы, кызларны җырлаталар. Җырчы кыз уртага уты­ра, аның ике ягындагы ике кыз чигүле кулъяулык белән җырчының авыз өле­шен ара калдырып каплап тора. Ә бу вакытта уртадагы кыз, матур итеп җыр башкара. Кулъяулык матур итеп чигел­гән, ул чигелештә чәчәк тә, сандугач та шәйләнә, аның дүрт ягы да челтәрле. Җыр тәмам булгач, егетләр икенче бер кызны җырларга димли башлыйлар. Икенче җырчы да шул хәлдә җырны башкара. Авыз тирәсен кулъяулык белән каплап тору җырчыны егетләр кар­шында читенсенүдән, оялудан саклый­дыр дип уйлап куйдым.

Егетләрнең җыр башкарган кыз­ларга, аларның моңлы, матур җырла­ры өчен мактау сүзләре, әллә шаяртып, әллә чынлап, миңа гел бертөрле булып ишетелде: «Үлгәнче яшәгез!» Шуннан инде гармунчы гармунда уйный баш­лый. Арадан бер егет биеп китә һәм ул, үзенә ошаган кыз каршына килеп, аягын шап иттереп идәнгә баса. Кыз да биеп китә, ләкин егетләргә ките­реп басмый, кызларны биергә кузгата. Шуннан китә инде аулакның йөзек ка­шы – «Көлтә җыю». Егет-кызларның култыклашып әйләнүләре башлана. Аннан да текәрәге –  «Утын кисү» дип атала торган бию өлеше бик озакка су­зыла, чөнки биредә бар егет һәм кыз бию, әйлән-бәйлән өлешләрен кабат-кабат үтиләр. Минем уемча, кызлар, «Утын кисү» уеныннан тирләп-пешеп, бөтенләй арып-талып бетә иделәр.

Зуррак өйләрдә егетләр һәм кыз­лар әйләнә ясап, кулга-кул тотыны­шып та әйләнәләр. Биредә дә кызлар җыр башлыйлар:

Сары-сары, сап-сары,

Сары пәке саплары,

Мин саргаймый, кем саргайсын,

 Килми сәлам хатлары...

Сары май эри диләр,

Карама кеше сүзенә,

Барыбер йөри диләр...

Бер бик сагышлы кыз иде булса кирәк, мондыйрак та җыр сузды:

Кулъяулыгым төшеп калды,

Хәйдәрләр елгасына.

Сүнде бәхет йолдызларым,

Карамыйм дөньясына...

Бусы әле  – аулакның матур өлеше. Ә аның тискәре, яман өлешләре дә бар иде. Чөнки егетләр аулакка төркем-төркем булып киләләр. Бер төркемнең өйдәге икенче төркемне кышкы сал­кында урамда озак көтәсе килми, ал­дан кергән төркемне тизрәк урам як­ка чыгарасы килә. Шуннан китә инде ыгы-зыгы, сугыш. Сугышулар вакыты белән кан коюга чаклы барып җитә иде.

Зәйдулла әбзәй өендәге аулак ва­кытында төркемнәр арасында сугыш булмады. Фәүзия апаның әтисе Шакирҗан әбзәй дә аулакка килгән иде. Зәйдулла әбзәй белән бераз «шайтан суын» кәгеп алганнан соң, ул җыелган егетләргә, баскан хәлдә генә, нотык та сөйләп алды. «Әгәр инде, тавыш баш­лыйсыз икән, мин биш егетне, Зәйдулла биш егетне егып салачакбыз»,– дип, аларны өркетте. Мин бала булсам да аң­лыйм инде: «Шакирҗан әбзәйнең өен­дә туярлык ипие дә булмагач, кая инде шундый таза-таза егетләрне тәртипкә сала алсын, шыттыра инде»,–  дип уйлап куйдым. Аулак барышында, бер төр­кем белән икенче төркем төрткәләшә-бәргәләшә башлагач, Зәйдулла әбзәй – үзе дә сабан туенда көрәшеп йөрүче батыр – яшь, таза ир буларак, төркем­нәрне тиз арада тынычландырды. Көч кулланып, өйдән сугыш чукмарларын сөйрәп тә чыгарды, шуннан төркем­нәр тып-тын калды. Ә егетләрне өр­кеткән Шакирҗан әбзәй каядыр китеп югалды, мин аны соңыннан күрә дә алмадым.

Ул вакытта тагын шунысы бар иде: яңа өйләнешкән парлар җигү­ле, кыңгыраулы, матур итеп бизәлгән атлар белән аулакка юл тоталар. Зәй­дулла әбзәйдәге аулакка әле яңа гына өйләнешүче, берничә яшь пар да ки­леп керде. Алар да шулай ук бик матур итеп киенгәннәр. Өй эссе булганга, алар өс киемнәрен чишенеп куйды­лар. Мин шуңа игътибар иттем: аулак­тан чыгып китәр алдыннан, өйләнеш­кән яшь парларның хатыннары, ирлә­ренең киемнәрен чөйдән алып, аларның кулларына тоттырдылар. Алай гына да түгел әле, өсләренә кияргә дә булыштылар. Мин моңа бик сокланып карап тордым.

Яңа өйләнгән парлар үз куыш­ларын булдырырга тырыша иделәр. Халыкта шундый әйтем бар: «Урман­сызлык – уңайсызлык». Урман һәм агачны ерактан кайтарырга мөмкин­челек булмау үз авылыбызның та­бигый материалларын файдалануга этәрә иде. Чынлы елгасы язгы ташу чорында үз үзәнендә, буеннан-буена бик күп ләмле утырма – дуен калдыра иде. Эшне башкару өчен халык өмәгә җыела. Өмәгә килүчеләр, шул дуенны зур гына түгәрәк ясап, көрәкләр белән казып йомшарталар, аңа тагын салам, су өстиләр һәм атлар шул дуенны ти­ешле дәрәҗәгә җиткергәнче үзләндереп, тояклары белән баса, таптыйлар. Соңыннан ир-егетләр, өмәгә килгән кызлар, шул дуенны аерым «стан»нарга – тактадан эшләнгән формалар­га тутырып тыгызлыйлар. Калын са­ман кирпече барлыкка килә. Аларны шул урында киптереләр. Соңыннан ат арбаларына төяп, төзелә торган йорт урынына ташыйлар. Йорт төзелешен­дә дә өмә оештырыла. Шулай итеп, авылда «дуен кирпече» – саманнан ясалган зур булмаган аерым өйләр ха­сил була башлады.

Кече Чынлы халкы элек-электән кунакчыл. Аның шулай булуын мин бигрәк тә сугыштан соңгы 1955 – 1960 еллардан яхшы хәтерлим. Кыш җитте­ме, кунак чоры башлана. Ул вакытта­гы кунак ашлары уздыруның авырлы­гы миңа да тия иде. Әнием кунак бу­ласы көнгә тирә-күршеләрдән савыт-саба, кашыклар алырга мине җибәрә. Савыт-саба, гадәттә, ватылмый торган була. Ул алюминий шикелле металдан, ә инде кашыклар, гадәттә, агачтан иде. һәр хуҗалык савыт-сабасының үз тамгасы бар.

Кунак мәҗлесенә, гадәттә, парлы рәвештә, ир белән хатын бергә чакы­рыла. Ул, көндезге эшләр тәмамлан­гач, кич белән башлана. Тәртип бер: өй матчасының түр ягында  ирләр, ә матчаның ишек ягындагы өлешен­дә  хатын-кызлар урын ала. Ул ва­кытта әле электр утлары да юк заман. Мәҗлес буласы көнне зуррак керосин лампалары кабызып куела. Мәҗлескә халык җыела бара, урын идәндә. Ур­тадагы эскәтерләрдә ризыклар тезелә, аның тирәсенә аякларын бөкләп ку­наклар утыра. Сугыштан соңгы еллар­да кунакларның төп ризыгыкилька балыгы, өйдә әчетелгән кәбестә, пеш­кән кабартма, ипи, тоз. Соңгы чорда, боларга өстәп, шулпалы аш, ит турал­ган бәрәңге дә куела башлады.

 

                          Телеграмм баганасы чәчәк аткач кайтабыз

Мин кечкенәдән үз әти-әниемнән мәхрүм калганмын. Мине тәрбиягә алган әнием һәм әтиемнең үз балалары булмаган. Мине дөньяга китергән әнием Миңҗиһан, җиде айлык ва­кытымда, тәрбияләп үстергән әние­мә –  Бибинурга тапшырган. Ә инде тәрбиягә алган әтием Нурулла, үз әнием Миңҗиһан белән бертуганнар иде. Булган вакыйгаларны төгәл бел­мим. Үз әтием белән әнием аерылыш­кач булган хәлләр инде ул.

Нуриҗамал әбиемне исә бик яхшы хәтерлим. Мин еш кына ап-ак чәчле, ак яулыклы әбием белән сөйләшеп утырырга ярата идем. Әбием мин ту­ган төп йортта Чынлы елгасыннан ерак булмаган үзәндәкилене һәм ике оныгы белән генә яши иде. Яз көннә­рендә ул йорт ташу суы эчендә утрау булып калган вакытларны да хәтерлим әле. Ул безгә кунакка еш килә иде. Ә кайбер кышларны ул бездә кышлап та кала иде.

Мәскәүдә әбиемнең рус кызына өйләнгән Ясәви исемле улы да бар иде. Аннан сирәк булса да посылка белән күчтәнәчләр килә иде. Гадәттә, Ясәви абый әбиемә шикәр, тәм-томнар җибә­рә иде. Ул заманда шикәр бик дефицит иде бит. Шуның өстенә ул җибәргән шикәрнең һәр кисәге аерым кәгазь­гә төрелгән була иде. Әле шул ак кә­газьдә аның зәңгәрле, матур рәсемле булуы да хәтеремдә калган. Шикәрне үзенең кечкенә сандыгында саклый. Ә сандыгын исә бик кечкенә йозак белән бикләп тота. Ул миңа да шуннан ши­кәрне алып, аз-азлап ватып бирә иде.

Аның тагын бер улы Абдрахман исемлесе бар иде. Тик ул, ни сәбәптәндер, хатынын, ике баласын һәм минем әбиемне ташлап, төп йорттан чыгып киткән. Сирәк кенә безгә кайткалап китә иде. Читтә бәхет таба алмаган булса кирәк. Өс-башының рәте юк, аркасында кечкенә генә биштәре була торган иде. Минем исемдә ул җырла­ган зимагур җырлары калды:

Зимагур булып йөрдем,

Бер дә файда күрмәдем.

Яңгыр ява, төн караңгы,

Өстемдә бер күлмәгем.

Уралларда, урманнарда,

Утын кисеп ятабыз,

Телеграмм баганасы

Чәчәк аткач кайтабыз...

Кызганычка каршы, ул телеграмм баганасының чәчәк атканын көтә алмады. Әтиемә иртә бер язда энекәше Абдрахманның бакыйлыкка күчүе бәян ителгән телеграмма килеп төште.

                                    «За Нуркай!»

Чынлы елгасының тугай болыны яз көне бик киң җәелә иде, урыны бе­лән километрларга чаклы. Мин бала чакта язгы ташулар бик ярсу, гөрел­теле, мул сулы була торганнар иде. Хәтеремдә, без елганың иң тар, көч­ле агышлы урынында басып торабыз. Шулчак елганың икенче ягындагы яр­да бер солдат пәйда булды. Аркасында кечкенә биштәре дә бар. Арадан берәү теге як ярга таба карагач: «Кара әле, бу бит Камал, солдат хезмәтеннән кай­та»,  дип әйтеп куйды. Аның сүзлә­рен җөпләп куючылар да булды: Әйе, Камал әбзәй кайта икән. Солдаттан. Ә бит аның өе бу як ярда. Ни эшли инде бу мескенкәй?»диючеләр дә булды. Күпер дә, кичү дә юк, аптыраш. Ташу суы гөрләп, ургылып ага.

Камал әбзәй солдатлыгын итте, ап­тырап калмады, ни булса шул булыр, дигәндәй, без аның теге як ярда кыч­кырып аваз салаганын гына ишеттек: «За Родину, за Сталина, за Нуркай!» диде ул. Шулай диюе дә булды суга да сикерде. Агым көчле. Ул беркадәр җир агып китте, бик тырышып-тыр­машып йөзде инде ул. Бу яктагы ке­шеләрнең кулларында колгалары бар иде. Тиз арада йөгереп барып, колга­ны аңа таба суздылар. Ул шуңа ябыш­ты, һәм берничә ир-ат аны тиз арада тартып та чыгардылар.

Аның «Нуркай» дип аваз салуы, Нуриҗамалы аның сөекле хатыны икән. Көндәлек тормышта аны шулай иркәләп әйтә торган булган. Шу­лай итеп, Камал әбзәй, өсте манма су булуга карамастан, исән-имин килеш, үзенең хәләл җефете  Нуриҗамал апа янына кайтып та китте.

«Боз озату» йоласы авылыбыз яшьләре өчен аерым бер бәйрәм була иде. Без, бала-чага, якын гына агу­чы бозларга салам ташлап, ут төрткәч, ул ут боз өстендә матур булып, язгы су дулкыннарын җемелдәтеп, көмеш нурларга күмеп, агып китә. Үзенә бер матурлык һәм табигый манзара иде бу. Яшьләр гармун суза, яр буенда җыр яңгырап тора, бию башлана. «Туган авылыма» җырында Чынлы суы юкка гына искә алынмыйдыр:

Чынлы суы җәелеп ага,

Язгы ташкыннар килсә.

Ташкыннар кебек гөрләшеп,

Авылымда яшьләр үсә.

Бу вакыт, безнең авыл урмансыз як булганга күрә, олы ирләр, елга буйлап агып килгән агачларны, ватык-сынык корылма кисәкләрен, йорт хуҗалыгы­на ярар әле дип, аларны тотып калыр­га ниятлиләр иде. Әле дә хәтеремдә, күрше Зәйдулла әбзәй, агып килгән бүрәнәләргә, бер башына тимер бәй­ләп, агачка ыргытып, аны әйләндереп алып, үзенә таба тарта иде. Бик си­рәк хәлләрдә генә ул уңышка ирешә. Кызганычка каршы, агым көчле булу сәбәпле, ул аларны эләктерә алмый, ә эләгә икән, тиз арада ычкынып китә­ләр иде. Күрше-күлән, кайвакытта ша­яртып, аңа карап: «Зәйдулла ага, синең балалар үзең тоткан агачларны өегезгә ташып та бетерә алмый бит инде», дип көлеп тә куялар иде. Ул моңа һич үпкәләми, аның үзенә дә бу тамаша кызык булып тоела иде булса кирәк. Үзе дә елмаеп-көлеп кенә тора иде.

                                                     Урман

Миңа да, минем әнием өчен дә кайгылы вакытлар: әти безне ташлап күрше хатыны Мәхмупка йортка кер­де. Ул хатынны кыскартып, авыл телендә «Махмый» дип кенә атый иде­ләр. Аның ире дә булмаган, бала-чагалары да юк иде. «Нигә генә кызыкты икән әтием аңа? Аның бит, әни белән чагыштырганда бер генә дә матурлы­гы юк»,дип уйлап куя идем сабый акылым белән.

Аерылышу зурдан булды, әти без­дән судлашып аерылышты. Суд район үзәге Иске Шәйморзада узды. Мин бик бәләкәй идем ул вакытта. Әнием мине, судка алып бару өчен, кулында күтәреп биш чакрым юл узды. Кешеләр­дән бик кыенсынгандыр инде, Чынлы елгасы үзәне буенча гына атларга ты­рышты ул. Ә мин әнигә: «Минем ел­га буенча астан барасым килми, әйдә, өскә менеп югарыдан барыйк», дип, аны йөдәткәнем хәтеремдә уелып кал­ды. Әтинең судтагы чыгышы да әле хәтеремдә, ул ак чәчле башын кашып: «Бу минем сеңелемнең баласы»,ди­де. Әмма мине ул үзе янында калды­рырга дәгъвә белдермәде.

Суд карары буенча безнең өйдәге бөтен җиһазлар, бөтен вак-төяк әйберләр күрше хатыны йортына күчәргә тиеш булды. Сыер да аларга бирелде. Шулай итеп без әни белән шыр ялангач өйдә, әтисез дә, сыерсыз да, сөтсез дә утырып калдык. Иң авыры шул иде: сы­ер көтүдән безнең йортка кайта, ә әти­нең яшь хатыны аны көн саен безнең йорттан куалап үз йортына алып китә. Минем ул вакытта буем урам тәрәзә­сенең иң аскы өлешенә генә җитә иде. Көтү кайткач, кич белән һәр көнне шун­нан карап, мин үз сыерыбызны озатып кала идем. Бу вакытта миннән дә битәр әнигә бик тә авыр иде. Ул, күз яшьләрен тыя алмыйча, туктаусыз елады. Әти ул хатын белән бик озак яшәмәде, яңадан безгә кире әйләнеп кайтты.

Заманында әтием балта остасы иде. Аның уң кулы Бөек Ватан сугы­шы дәверендә нык яраланган, соңын­нан ул бөкрәеп катып калган. Шуңа карамастан, ул шул кулы белән бик юан бүрәнәләрне дә күтәрә иде. Ул балта белән дә тоткарлыксыз эшлә­де, башкаларны да өйрәтте, үз кулы астындагы бригаданы да эшләтте. Бервакыт ул үзенә бер эш бригадасы оештырып, Олы Тархан районына, агачтан йортлар, биналар төзергә чы­гып китте. Район үзенең имән урманы белән данлыклы. Әнием, анда эшлүче ир-атларның хатыннары белән бергә җыелып, Олы Тарханга җыенгач, ми­не дә алып барырга уйлады. Миңа ул вакытта алты яшь ярым чамасы бул­гандыр. Юл минем өчен озын булды. Без җәяүләп тә, очраган бер йөк ма­шинасына төялеп тә бардык. Берзаман без утырган йөк машинасы юлда туктап калды. Йөртүче алай итте, болай итте, машина кабынмый гына бит. Мин аның янында кабинада утырган идем. Ул миңа: «Мин рукоятка белән машинаны әйләндергән вакытта, син менә бу җиренә бас», дип, миңа пе­дальне күрсәтә. Мин, шатланып, руль­гә ябышып, аның кушканын эшлим. Кинәт кенә машина эшләп китә. Ми­нем өчен шатлык. Әрҗәдәге әнием дә, башка хатын-кызлар да миңа карап ел­маялар. Машинаны кабызуга миннән дә өлеш керде ич!

Без барып җиткәндә, әтием брига­дасының эше кайный иде. Алар агач­тан ниндидер бер зур бина төзиләр. Күрше Шакирҗан әбзәйне дә танып алдым. Аның чалбары буйдан-буйга ертылып төшкән. Аның аша ап-ак булып эчке чалбары да күренеп тора. Ул шул хәлдә эшләп йөри. Әнием, кыз­ганып, тиз арада энә-җеп табып, аның чалбарын ямап та бирде.

Әтинең исә берние дә ертылма­ган. Ертылса да аптырамый. Янында Сәрия исемле кыз бөтерелә. Аны ин­де әтинең яшь хатыны дисәң дә була. Алар әти авылда ферма мөдире булып эшләгән вакытта ук танышып киткән булганнар. Әти аны үзебезнең авыл­дан үз янына чакырып китергән. Алар биредә бергәләп яшәп яталар икән. Шулай итеп, мин биредә ике әниле дә булып куйдым. Әнием, бик сабыр ке­ше буларак, тавыш-гауга чыгармады. Мине әтием һәм «яшь әнием» Сәрия апа янында вакытлыча калдырып, үзе авылга кайтып китте.

Икенче көнне Сәрия апа мине үзе белән урманга алып барды. Аның бе­лән янәшә тагын бер яшь кыз да атла­ды. Алар үзләре белән кул арбасы да алган иделәр. Соңыннан аңа чыбык-чабык төяделәр. Бу минем өчен китап рәсемендәге урман түгел, ә чып-чын имән урманы иде. Үз гомеремдә берен­че тапкыр имәннең кырлы яфраклары­на кагылдым һәм аларга карап соклан­дым. Мәһабәт имән агачлары тармакланып-тармакланып өскә таба, кояшка таба юл алганнар. Арада ямь-яшел бу­лып башка агачлар да үсә. Әлегә чаклы күрмәгән чыршы һәм наратлар да ми­нем өчен беренче ачыш булды.

Алгарак китеп шуны әйтеп китим. Сәрия апа белән әтинең мәхәббәте Олы Тархан имән урманы белән генә чикләнмәде, бик озакка сузылды. Нә­тиҗәдә, аларның уртак мәхәббәт җи­мешләре Харис энекәшем туды. Ха­рис башта Кече Чынлы авылында әни­се белән бергә яшәде. Казанга күчеп килгәч, ул артистлык юлын сайлады. Соңрак Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында, Кәрим Тинчурин театрларында төп рольләрне башкару­чы танылган артист  – Харис Төхфәтуллинга әверелде.

 

                                              Авылым мәзәкләре

Тракторында әйбәт кенә эшләп йө­рүче механизатор Назыйм әбзәй яшь вакытында бөтенләй укырга өйрәнә алмаган. Хәтта ул хәрефләрне дә та­нымый икән. Бервакыт трактор бри­гадасына хат ташучы почта китерә, газета-журналларны өстәл өстенә җә­еп сала. Шул мәлдә Назыйм абзәй бер газетаны кулына ала, анда автомобиль фотосы булган. Ләкин ул, газетаның баш өлешен аска таба каратып тоту сә­бәпле, әлеге фотога караган да: «Ме­нә сиңа кирәк булса, тагын авария», дип уфтанып куйган.

Шулай бер көнне трактор брига­дасы бригадиры Ирфан аңа: «Назыйм әбзәй, кырда сөрелми калган бер урын бар, шуны тиз арада барып сукалап кайт инде», дигән. Гомере буе тыры­шып эшләп тә үзенә бәя ала алмаган тракторчы болай дигән: «Миңа кы­зыл флаг һәм өч сум акча бирмәсәгез селкенмим дә», дип, катгый сүзен белдергән. Чөнки бу чорда колхоз җи­тәкчелеге алдынгы механизаторларга, көндәлек йомгак ясап, кызыл флагчык һәм өч сум акча тапшыра торган бул­ган. Шул сөйләшүдән соң, бригадир Ирфанның әлеге вымпел һәм акчаны аңа бирми чарасы калмаган.

Бездән биш чакырымда гына Турхан Убие дигән чуаш авылы бар. Без­нең авыл халкы, күрше чуаш авылы белән гомер-гомергә дус булып яшә­де. Җәй уртасы, бик кызу, эссе. Ура­за вакыт. «Елтыр» кушаматлы Шиһап әбзәй күрше чуаш авылына йомыш белән бара. Баргач, Егор дәдәйдән хәл-әхвәл сораша, үзенең йомышын да йомышлый, шул ук вакытта үзенең ураза булуын да аңа белдерә. Егор дәдәй, үзе башка диндә булса да, күрше авыл татарларының ураза тотуларына сокланып карый. Ул Шиһап абзый­дан ураза тотуның серләрен сорый, соңыннан үзе дә уразага кереп, моны сынап карарга җыена.

Шулай итеп, бер көнне Егор дәдәй ураза тотарга ниятли. Җәйге көн озын, кояш кыздыра башлый. Көн уртасы җиткәч, төнге якта ук ашаган Егор дә- дәй, бик ашыйсы-эчәсе килеп, гел кояшка таба карый. Ә кояш үч иткән­дәй кыздырыпмы-кыздыра, тамак ки­бә. Ул утырып та тора, ятып та карый, ләкин җәйге озын көн тиз генә узмый, кояшы да ичмаса, тиз генә баю ягына җыенмый, бер урында гына тора ши­келле. Егор дәдй түзми, соң мәртәбә тышка чыгып кояшка карый да: «Син баюын да баерсын инде, тик инде, ул вакытта мин булмам», дип, авыр итеп көрсенеп куя.

Адиҗан әбзәй инде колхозда озак еллар шофер булып эшли. Аның да янында минем шикелле булышчы­сыйөк төяүчесе бар. Аны Зөбәрә Фәизе дип атап йөртә иделәр. Аны, күзләре начар күрү сәбәпле, хезмәт итәргә армия сафларына алмаганнар. Шулай бер көнне озын юлга чыккач, боларның радиаторда сулары кайнап чыккан. Машина сүнеп туктап кал­ган. Шул вакыт Адиҗан әбзәй Фәизне: «Бар инде, ничек булса да су табып кайт, Фәиз, болай басып тора алмый­быз бит инде»,дип, чиләк тотты­рып, суга җибәргән. Фәиз шактый гы­на ерак арада бер күл тапкан. Җәяүләп атлый торгач, җәйге кояш кызуында нык кына тирләгән. Өс-башын салып, озак кына итеп коенган, шулай итеп шактый гына вакыт узган. Аннан соң ашыкмыйча гына суны күтәреп маши­на янына кайткан.

  • Ни эшләп бик озак тордың соң син, Фәиз, кич була ич?!– дип куйган. Фәиз дә аптырап калмаган:
  • Менә бит, сиңа кирәк булса, юлда армиядә бергә хезмәт иткән служак очрады, шуның белән бик озак сөй­ләштек,дип җавап биргән. Адиҗан әбзәй, үзе армиядә хезмәт иткән кеше буларак, бергә хезмәт итүчеләрнең ни кадәр бер-берләренә якын булуларын искә төшереп:
  • Служак якын була шул ул, дип, Фәизне җөпләп куйган.

Икенче көнне кылт итеп моның башына бер уй килгән: «Соң бит Фәиз армиядә хезмәт итә алмаган, мине төп башына утыртты бит!» дип, үзалды­на көрсенеп куйган.

 

                                                  Пәкең кая?

Тагын бер вакыйга исемдә кал­ган. Тәбәнәк буйлы Нәҗип бездән олы иде, югары сыйныфларда укыды. Кемнәр беләндер ачуланышкан. Алар аны якасыннан алганда, Нәҗипнең ке­сәсендә пәке булган. Ул аны тиз генә тартып чыгарган. Шуннан аңа бәйлә­нүчеләр моның яныннан китеп барыр­га мәҗбүр булганнар.

Нәҗип шигырьләрне оста итеп сөйли иде. Шуңа күрә үз классындагы укытучы апасы аны клуб сәхнәсеннән торып шигырь сөйләргә күндергән. Ул клуб сәхнәсенә менгәч, аңа дус булмаганнарның берсе, сәхнәгә карап: «Нә­җип, синең пәкең кая?», дип кычкы­рып куйды. Нәҗип тә һич аптырап калмады: «Минем пәкем кесәмдә!»дип, сәхнәдән торып горур гына аваз салды.

Бишенче сыйныфта укыйбыз. Тәр­тибем һәм укуымда алдынгы һәм үр­нәк булганга, мине укытучылар һәр­вакыт уңай яктан искә ала. Адәм ба­ласының олысында да, кечесендә дә көнләшү дигән чир бар. Ишле гаиләдә үскән Мансурга, үзенең уку сәләте ча­малы булганга, укытучыларның мине мактаулары һич тә ошамый иде. Ул, үзенә төркем туплап, аларны миңа каршы котырта башлады: «Синең ни үз әтиең, ни үз әниең юк, син бит бер мескен, ятим бала, ялгыз кош!» – дип, миңа үз «шайкасы» белән һөҗүмгә ташланды. «Сиңамы соң безнең ри­зык, менә сиңа татлы ризык!» – дип, миңа тимераягын төякли торган сөя­ген чыгарып селки башлады... Менә шул мәлдә мин ятимлекнең ачысын бар күзәнәгем, күңелем, йөрәгем аша тойдым. Ул миңа бүген дә бик авыр күңел җәрәхәте булып, куркыныч бер төш шикелле исемә төшә.

Шундый авыр вакытта күршем, сыйныфташым Фәния Вахитова ми­не тынычландырды, авыр кичереш­ләрдән йолып калды. Ул, минем кыен хәлемне белеп, аңлап алып, классташ­ларымның кимсетүләре турында укы­тучыларга җиткергән. Алар исә Ман­сур төркемен тиз арада авызлыклады. Мәрхәмәтле укытучыларыма әле бү­ген дә мин ихлас күңелемнән рәхмәт­ле.

Кеше гомере аккан суга тиң... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карар­га һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, кадерле бер мизгел булып уза да китә. Ничек кенә булма­сын, яшьлек чоры бер генә, ике кил­ми. Сабый чактан алып, үсмер чорга чаклы булган елларым – яшь чагым. Гомер картайса да, күңел картаймый икән, шуңа күрә күңелем һәрвакыт яшьлектә калды. Кире кайта торган юлы гына юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев