Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәленең яшь талантлары «Созвездие»-«Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында катнашачаклар

Яшь талантлар: биючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары чыгыш ясады

2-3 апрельдә Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан районнарының һәм Чүпрәленең яшь талантлары Буа районы мәдәният йорты сәхнәсендә узган «Созвездие»-«Йолдызлык» фестивалендә осталыкларын күрсәттеләр.

Быелгы фестивальдә «Хореография» номинациясендә «Яшьлек» ( җитәкчесе Ольга Ефремова) һәм «Таң» (җитәкчесе Лилия Җамалетдинова) бию ансамбльләре, төрле яшьтәге «Вокал-соло» номинациясендә Әминә Алиуллова, Рияз Җамалтдинов, Елизавета Гаврилова, Риана Хасанова, Самад Айсин, Егор Молгачев, Аделина Хасанова, Раилә Ахмедова, Лилия Халитова, вокал-ансамбльләр номинациясендә «Яз нуры» һәм «Родничок ансамбльләре, «Конферанс» («Нәфис сүз») номинациясендә Динә Камалова, Реналь Камалов, Эллария Хасанова, Богдан Вәлиуллин, Ильяс Исхаков, Валерия Кудрявцева, Инзилә Маллямова, Амирхан Сәгдиев, Раида Волкова, Эльвина Бельдичкова, Ника Кузнецова катнашты. Зона турында уңышлы чыгыш ясаучылар, Казан шәһәрендә узачак финал өлешкә  юллама алдылар.

Хәер, бернинди дипломант, лауреат исемнәрен алмасаң да, мәртәбәле фестивальдә катнашу гына да үзе зур дәрәҗә. Чөнки «Созвездие — Йолдызлык» фестивале Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе. Ул яшь талантларны чын мәгънәсендә канатландыра, алга таба да иҗат дөньясында кайнарга, сәләтләрен үстерергә, иҗади үрләр яулау өчен стимул булып тора. Иң талантылылар илебезнең олы сәхнәләренә юл ала.

Белешмә

Бөтен Татарстанны яулаган, меңләгән талантлар үстереп чыгарган, республиканың горурлыгына әйләнгән «Созвездие — Йолдызлык» быел 24 нче мәртәбә узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе патронаты астында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев