Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледән Наталия Клементьева һәм Әлфия Яхиева бәйгедә җиңүче булдылар

Хатын-кыз иңнәрендә милләт язмышы

Ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, «Татарстан хатын-кызлары» төбәкара иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зонаара туры быел Апаста узды. 

Бәйге республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятнә, рухилыгына, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга һәм җәмәгатькә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән. Быелгы конкурста районыбыздан күпбалалы әни, актив җәмәгать эшлеклесе, Алешкин-Саплык авылы мәдәният йорты мөдире Наталия Клеменьева һәм Иске Чүпрәледән үзенең моңлы тавышы белән күпләргә таныш булган, күпсанлы район, республика бәйгеләренең җиңүчесе, үзешчән җырчы Әлфия ханым Яхиева катнашты.

Наталия Клементьева— «Хатын-кыз-Ана», Әлфия ханым Яхиева— «Өченче буын героинясы» номинацияләрендә көчләрен сынадылар.

Бәйгедә катнашучылар үзләренең тормыш юлы белән таныштырдылар, яраткан эшләре, ирешкән уңыш-казанышлары хакында сөенеп һәм горурланып сөйләделәр. Театраль тамаша аркылы гаиләләренә хас гореф-гадәтләрне күрсәттеләр. 

Наталия Клементьева:

—Тормыш иптәшем белән алты балага гомер бирдек. Бүгенге көндә бер улыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, үз теләге белән китте. Икенче улыбыз эшли, калган дүртесе әлегә яныбызда, мәктәптә укыйлар. Һәр балабызның тууын көтеп алдык, исемнәрен дә динебез кушканча, мәгънәле булсын, дип сайларга тырыштык. Гомумән, гаиләбездә милли, дини, мәдәни гореф-гадәтләрне, телебезне саклауга зур игътибар бирелә. Өйдә һәрвакыт үз ана тебездә сөйләшәбез, аны саклыйбыз, олылыйбыз. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергәләшеп гаилә белән үткәрергә тырышабыз. Балаларыбызның да шуларны күреп-үсеп, киләчәктә матур, бәхетле яшәүләренә өмет итәбез.

Бу урында Наталиянең гаиләсе белән төрле республика бәйгеләрендә катнашуларын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул авылда мәдәниятне үстерү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Авыл өлкәннәре, яшьләр белән тегү, чигү, бәйләү кебек шөгыльләрне үз эченә алган, милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән чаралар уздыра. Наталия крайны өйрәнүчеләр берлеге рәисе вазифасын да башкара, шигырьләр дә яза.

Әлфия ханым Яхива да үзенең киңкырлы талант иясе булуы белән райондашларыбыз арасында хөрмәт казанган хатын-кыз. Район, республика күләмендә үткәрелгән һәр чараның үзәгендә —ул! Элек елларда радиодан да аның моңлы җырларын еш ишетә идек. Лаеклы ялга чыккач та тормыштан кызык, ямь табып, яраткан эше белән шөгыльләнеп, аралашып, кешеләргә файда китереп яшәргә тырыша ул.
Иске Чүпрәледә яшәүче бу ханым — пенсионерларның райондагы берләшмәсенең актив әгъзасы, үзешчән сәнгать коллективының да бизәге булып тора.. Халкыбызның гореф-гадәтләрен миллилеген саклауга Әлфия ханым үзенең җырлары аша шактый өлеш кертә.

Әлфия Яхиева:

—Тик торырга бер дә яратмыйм. Күңелем һәрвакыт җырга-моңга тартылды. Бу бүген дә шулай. Безнең һәр күзәнәгебез җыр дигән сихри аһәңне үзенә сеңдереп, башкача тормыш белән яши башлый. Шуңа күрә без, кешеләр, җыр-моңга тартылабыз, аны бик яратабыз. Җыр-моңнан башка яшәү, минемчә, мөмкин дә түгел.
Әлфия ханым 3 бала әнисе. Бүгенге көндә аларның, оныкларының уңышларына куанып яши.

Райондашларыбыз шәхси үрнәкләре, чыгыш ясаулары, әзерлеклеләре белән «Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын —кыз карашынча» бәйгесендә җиңүче исеменә лаек булдылар, һәм конкурсның Казанда узачак финал өлешенә чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев