Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтлиләр

Районда, оешмаларда, хезмәт коллективларында Өлкәннәр көне һәм декадасына багышлап күп төрле чаралар үткәрелә. Һәр елдагыча өлкәннәр бәйрәме ун көн дәвам итә.

Бүген, 3 октябрьдә, Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе башлыгы Дилүзә Азизова районның Чыгарышлылар паркында Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкәннәр өчен бәйрәм оештырган иде.

Өлкәннәр декадасы Гөлия ФәизоваИртәдән үк бәйрәм үтәсе чыгарышлылылар паркында музыка яңгырады, өлкәннәр бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен белештеләр.

Өлкәннәр декадасы Гөлия ФәизоваРайоныбызның өлкәннәрен Район Пенсия фонды бүлеге начальнигы Роза Гафарова һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләделәр.

— Хөрмәтле өлкәннәребез, сезнең бүгенге чарада катнашуыгызга бик шатланабыз. Бүгенге бәйрәм сезнең хөрмәткә әзерләнде, рәхәтләнеп ял итегез, кушылып җырлагыз, биегез.Район тормышында актив катнашуыгыз, актив гражданлык позициясендә торуыгыз һәм тынгысыз җанлы булуыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәбез. Болар безнең өчен бик мөһим, чөнки сез акыллы, тәҗрибәле һәм тормышны нигезеннән аңлаучы буын кешеләре. Киләчәктә дә менә шушылай очрашып, сау-исән яшәргә язсын сезгә,-диделәр алар өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.

Өлкәннәребез бәйрәм дәвамында рәхәтләнеп күңел ачтылар, гармунга кушылып яшьлектәге җырларын җырладылар, биеделәр, вальс әйләнделәр.

Өлкәннәр декадасы Гөлия ФәизоваБу матур чара көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Ике сәгатьтән артыкка сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте.

Бәйрәмгә килгән өлкәннәр чараны оештырып, шундый матур очрашу бүләк иткән Дилүзә Азизовага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ФОТОлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев