Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә «Май чабу» театральләштерелгән тамашасы өлкәннәрне һәм балаларны бергә туплады

Сау бул, кыш!

Кышны бергәләшеп күңелле итеп озату — халкыбыз тормышында күптәннән килә торган гадәт. 

Ел саен безнең районда, 8 Март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме кысаларында, «Чүпрәле» паркында «Май чабу» (Масленица) бәйрәме оештырыла. Анда балалар өчен әзерләнгән уеннарны да, мәдәният хезмәткәрләренең җыр-моңнарын, биюләрен дә күрергә мөмкин. Коймаклы табалар да чыҗлап тора, кайнар чәйгә җитешегез, дип бер якта самовар сызгыра. Бөтен яманлыкны үзенә туплаган карачкыны яндыру исә — чараның кульминацион ноктасы. 

Мондый тамашадан беркем дә читтә кала алмый, билгеле. 

—Өйдә түзеп утыра алмадым, чыктым әле күрергә,-ди сигезенче дистәне ваклап килүче Нурлеҗиһан апа Айметдинова.—Кышның вакыты күп калмады инде. Имин язлар килсен!

Чараны алып баручылар да шундый ук теләкләр тели-тели, такмак әйтә-әйтә, мәйданга Яз сылуын чакырдылар... Ә яз — яз инде! Уеннар да, кешеләр дә дәртләнеп китте Яз сылуы янында. Бөтен халык йөгерә-йөгерә уйнады. Фольклор коллективларының җырлары әллә кайларга кадәр ишетелеп, яңгырап торды. 

Бу көнне, шулай ук, сәүдә нокталары бик актив эшләде. Һәркем өчен кирәк-ярак, бүләк сайлап алу өчен менә дигән мөмкинлек булды ул. Һәр катнашучы алдагы көнгә яхшы кәеф алып китте мәйданнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев