Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә Кече Чынлы авылында яңартылган мәдәният йорты бинасы ачылды

Зур бүләк

Бинага капиталь төзекләндерү Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган һәм «Бердәм Россия» партиясе контрольлегендә торучы «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарылды. Һәм мәдәният учагы ачылышына Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та килгән иде.

Төзүчеләр бинаның фасадын яңарттылар, янындагы территорияне төзекләндерделәр, түбә һәм ишек юлларын, инженерлык коммуникацияләрен алыштырдылар, җылыту һәм су белән тәэмин итү системасын модернизацияләделәр, санузеллар җиһазладылар, электромонтаж һәм яктырту эшләре, эчке бүлмәләрне комплекслы ремонтладылар, тамаша залының, сәхнәләрнең һәм китапханәнең эчке бизәлешенә аерым игътибар бирделәр. Мәдәният йорты Кече Чынлы халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз өчен дә мәдәни тарту үзәгенә әйләнәчәк.

Чарада катнашучы Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, район башлыгы Марат Гафаров. «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров мәдәният учагының халыкны берләштереп, гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне саклау урыны булачагына өметләрен багладылар.

Илдар Гыйльметдинов:

—Мәдәният учакларының авылларда булуы бик кирәк. Чөнки күп кенә танылган талантлар нәкъ менә авыллардан чыккан. Кече Чынлы авылы да үзенең җор телле, көй-моңлы шәхесләре белән данлыклы дип беләм. Шәхсән үзем дә спектакльләрдә төрле рольләрне уйнаган Ринат ага Таҗетдиновны яратып, карап үскән кеше. Мәдәният учагы гөрләп торсын, яңа талантлары белән танылсын.

Ленар Хәкимҗанов:

—Авыл клубларын төзекләндерү буенча республикада күп эшләр эшләнә, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә зур игътибар бирелә. Авыл халкы ялларын күңелле үткәрсен, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи яктан үссен өчен биредә барлык шартлар да, мәдәни киңлек булдырылган.

Марат Гафаров:
 

—Кече Чынлы авылы мәдәният йорты 36 ел элек сафка баскан иде. Моңарчы аңа җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров көче белән төзекләндерүләр үткәрелде, быел исә капиталь ремонт үткәрү дә насыйп булды. 

Мәдәният йортына Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов исеме бирелде. 

Барис Гафуров:

—Авылыбызның мәдәният йорты бүгенге дәрәҗәгә җиткәч, аңа Ринат Тәҗетдинов исемен бирәчәкбез дип уйлаган идек. Уйлаган уйларыбыз тормышка ашты. Әлеге фикеребезне район башлыгы Марат Ринат улы да хуплады.
Районыбыз республикабызның чигендә урнашкан, әмма аны мәдәни яктан югары үрләргә Ринат Таҗетдинов кебек якташыбыз танытты. Аңа була без радиодан гына белеп ишеткән Камал театры артистларын мәдәниятебез йортының сәхнәсендә күп тапкырлар күрү бәхетенә ирештек. Рәхмәт барысы өчен дә. 

Чарада Ринат Арифҗан улы турында видео, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, җырлар, шигырьләр һәм истәлекләр яңгырады.

Ринат Таҗетдинов:

—Кече Чынлыда талантлы, уңган халык яши. Шушы авылда туып, шунда үскән гади авыл баласы, мин дә Мәскәүләргә кадәр барып уку бәхетенә ирештем. Авылдашларыма, укытучыларыма, әти-әниемә бик рәхмәтлемен барысы өчен дә! Гөрләп яшәсен авылым, тагын да үссен, чәчәк атсын. 

Чарада Галиәскәр Камал артистлары төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр, җырлар башкардылар. Аны ТР халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев