Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә «Гитарник» дип исемләнгән кичә узды

Гитара моңнарын сөючеләр очрашты

Җылы, тыныч һава торышы чараны ачык һавада амфитеатрда уздырырга мөмкинлек бирде. Гитара музыкасын яратучы яшьләр һәм өлкән буын төрле музыкаль стильләрдәге мәхәббәт турында заманча һәм элеккеге җырларны башкардылар.

Районда мондый форматтагы гитара сөючеләр кичәсе беренче тапкыр үткәрелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, элек елларда районда «Альтаир» вокал-инструменталь ансамблнең эшләве хакында сөйләп үтте. Соңыннан ансамбль «Аэлита» исемен йөртә башлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараны үткәрү инициаторы да, шушы вокал-инструменталь ансамбленә нигез салучы һәм аны озак еллар җитәкләүче дә — Айрат Җәлалов үзе.

— Әлеге ансамбльләр гитара сөюче егет һәм кызларның берничә буынын тәрбияләде. Бүгенге көндә дә гитара моңын сөючеләр аудиториясенең киңәюен күрү бик тә куанычлы,-диде Айрат Җәлалов яшь буынга ишарәләп. 

Кичәгә җыелучылар киләчәктә гитарачылар очрашуын ешрак оештырырга кирәклеге хакында әйттеләр.

Антонина Хәлилова, Шамилә Федорова:

—Чара бик күңелле һәм дустанә, җылы атмосферада уза. Ул безне ерак комсомол яшьлегебезгә алып кайтты. Якын кешебез Шамил (мәрхүм инде) үз куллары белән гитара ясаган иде һәм без аның белән бергәләп менә шундый кичәләрдә катнаша идек. Мондый очрашулар мәдәниятебезне хөрмәт итәргә ярдәм итә, шулай ук өлкәннәр белән яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев