Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә балалар өчен Мәүлид бәйрәме узды

Әлеге кичә дәвамында да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) тарихына багышланган викториналар, төрле конкурслар оештырылды, Коръәннән сүрәләр укылды, балалар туган телгә багышланган шигырьләр дә сөйләделәр.

Мөселманнар дөньясы бу көннәрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в) нең туган көнен билгеләп төрле чаралар үткәрә. Шундый күркәм бәйрәмнәрнең берсе Яңа Чүпрәле «Минзаһид» мәчетендә узды. Биредә мәчет каршында оештырылган «Мәрҗән» балалар тәрбия үзәге балалар өчен Мәүлид кичәсе оештырды.

Яңа Чүпрәле авылы мәчетенә дини белем алыра дистәләгән бала йөри. Аларга остазлар гарәп хәрефләрен, дин гыйлемен, намаз укырга өйрәтәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең тормышын, күркәм холкын, могҗизаларын һәм һәркем өчен дә үрнәк булып торырдай эш-гамәлләре хакында сөйлиләр.

Әлеге кичә дәвамында да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) тарихына багышланган викториналар, төрле конкурслар оештырылды, Коръәннән сүрәләр укылды, балалар туган телгә багышланган шигырьләр дә сөйләделәр.
Чараны район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова һәм мөгаллимә Наймә ханым Ханбикова оештырдылар һәм алып бардылар.

— Балаларыбызны гүзәл әхлак үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. Шулай булганда гына безнең киләчәгебез матур булыр, картлыгыбыз тыныч үтәр, балаларыбыз да инсафлы булыр, милләтебез дә югалмас. Гүзәл әхлаклы, әдәпле балалар — ул киләчәгебезнең бетмәс — төкәнмәс хәзинәсе. Бүгенгше чарабызның да максаты балаларны мәчеткә китерү, әдә-әхлак кагыйдәләрен сеңдерү булды. Мәчетләрдә балалар тавышы яңгырый икән, димәк мәхәлләнең киләчәге бар, -ди район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Мәүлид бәйрәмендә катнашучы балаларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Соңыннан алар мул табыннан артында корбан итеннән пешерелгән пылаудан авыз иттеләр, чәйләр эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев