Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмы күрсәтелде

Фильмның режиссеры — Алмаз Нургалиев.

Чүпрәле район мәдәният йортында РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты Әзһәр Шәфыйк улы Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Җылак» фильмы күрсәтелде.

Фильм беренче минутларыннан ук Ә.Шакировның балачагына алып кайта. Совет чорында паспорт алу белән бәйле авырлыклар, Казан шәһәренә бару, театр үрләренә күтәрелү... Боларның барысы да артистны корыч кебек чыныктыра. 

фильм Фото Гөлия ФәизоваӘзһәр Шакировның балачагы да, яшьлеге дә җиңел булмый. Мәктәптән соң ул Казан шәһәренә университетка укырга керергә хыяллана. Шушы хыялын тормышка ашыру өчен кулында бер чемодан белән, яланаяк килеш Казан шәһәренә чыгып китә... 

Фильмда артист әнисен аеруча җылылык һәм наз белән искә ала. Әнисенең язмышы бик авыр була, күп авырлыклар күрә татар хатыны. 

Әзһәр Шакиров бөтен гомере буе һәм бүген дә яраткан эше, туган теле, туган иле өчен янып яши. «Күңел елый, без бик аз калдык», — ди ул һәрбер яңа буынның туган телендә аз сөйләшә баруы, алай гына да түгел бөтенләй үк онытуына җаны әрнеп.

фильм Фото Гөлия ФәизоваӘтисе улына васыять итеп, «Дәрәҗәң бар улым, шуны сакларга тырыш», дип калдыра үләр алдыннан. 
Режиссер Алмаз Нургалиев фильмда Әзһәр Шакировның үз теле, милләте өчен ничек борчылуын, бу трагедиядән җанының ничек «җылывын» күрсәтергә тырыша. Артист үзе дә бу хакта, сайлаган һөнәре хакында күп уйлана. 

Фильмны карарга район халкы, яшь буын күпләп килгән иде. Фильмнан соң фикер алышу булды, мактау-рәхмәт сүзләре әйтелде.

Режиссер Алмаз Нургалиев фильмны төшерү, артистлар сайлау хакында, киноны төшерүгә этәргән сәбәпләр хакында сөйләде.

Ни өчен «Җылак» исеме бирелгән дигәндә, Алмаз Нургалиев моны артистка үз авылында  шулай дип атауларыннан килеп чыкты, диде. Бу хакта Әзһәр Шакиров үзе дә монолог сөйләгәндә әйтеп үтә. 

Бер сүз белән әйткәндә, татар киносына, милләтебезгә битараф булмаган һәркем әлеге киноны күрергә тиеш дип уйлыйм. Тормышыбызның кыйммәтләре, ачы чагылышы, уйланырлык, уйландырырлык урыннар, еларга мәҗбүр иткән мизгелләр дә күп анда.

Белешмә

Әзһәр Шакиров 1940 елның 22 февралендә Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылында (Буралы авылы янында) туган. Мәскәү шәһәрендәге М. Щепкин исемендәге югары театраль училищесын тәмамлаган.  1961 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителә. Шул вакыттан бирле Ә. Шакировның иҗаты шушы театр белән бәйле. 

1966 елда «Моабит дәфтәре» кинолентасында Абдулла Алиш ролендә уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев