Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле «Калинушка» халык вокал ансамбле республика күләмендә танылды

Репертуарларында халык җырлары

«Калинушка» 1986 елда, Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты каршында оештырылган иде. Кыска гына вакыт эчендә коллектив тамашачылар күңелен яуларга өлгерде. "Калинушка«ның җитәкчесе — Наталья Макарова. 

Ул үзе Яңа Элмәле авылы кызы. Кече яшьтән үк сәнгатькә гашыйк. Ульяновск шәһәрендәге мәдәният училищесында дирижер-хор бүлегендә белем алган. 1985 елдан бирле Яңа Элмәле авылындагы мәдәният йортында эшли. Белемле яшь белгеч иң беренче эш көненнән үк халык вокал коллективы оештыру теләге белән «янган». Әкренләп аны туплаган да. Вокал коллективына мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә тартылган. Өлкән сыйныф укучылары һәм авылның җырга оста яшь кызлары бик теләп шөгыльләнә монда. 

— Училищеда укыган елларымда мин үзем дә андагы вокал коллективы составында төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә еш чыгыш ясый идем. Ул да «Калинушка» иде,-дип истәлекләре белән уртаклаша Наталья ханым.

Коллективның үзенчәлеге шунда ки, ул төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге хатын-кызларны берләштерә. Елдан-ел коллектив яңа катнашучылар белән тулылана, башкару осталыгы камилләштерелә, репертуар яңартыла. Аларның репертуарында «Матушка Россия», «Дорога», «Соловей на веточке», «Ах, ты, степь широкая» , «Мельница» һәм башка шундый патриотик рухтагы җырлар бар. Хатын-кызлар бер-берсен ярты сүздән аңлап, дустанә мөнәсәбәттә иҗат итәләр.

«Калинушка» коллективы ел саен районда үтә торган «Троицк көйләре», «Каравон» рус халык җырлары Бөтенроссия, А. В. Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивальләрендә катнаша. Шулай ук, халыкара күп жанрлы «Московская зима» бәйгесе, «Татарстан — безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваль дә алар өчен ят түгел — күп тапкырлы лауреатлары, дипломантлары алар. Югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы өчен «Калинушка» коллективы «Рус халык вокал коллективы» дигән мактаулы исемгә дә лаек булган. Һәм әлеге исемне күп тапкырлы уңышлы чыгышы белән раслаган да. 

Бүгенге көндә исә «Калинушка» рус халык вокал коллективы Мәскәү шәһәрендә үтәчәк «Русское поле» рус халык җырлары фестиваленә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев