Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле авылларында каз өмәләре гөрли

Ни дисәң дә, күңелгә якын шул каз өмәсе — балачакны хәтерләтә. .

..Каз өмәсе без үскән йортта да бик күңелле уза иде. Әти, мәрхүм, әниләре урынына калган зур апаны (без аны шулай дәшә идек) алып килә иде. Казның эч маен алуга, әни зур мичне кабыза. Иртән иртүк әни куйган коймакны шул апабыз күмер өстендә пешерә иде. 

Элек аш-суда, көндәлек кулланышта да төп май — каз мае иде бит. Камыр ризыклары, аеруча өчпочмак, коймак пешергәндә дә әни каз мае куша иде. 

Каз өмәләре беткәч исә, кич утырып, каз каурыйларын сыру гадәте бар иде. Хәзер боларны сагынып сөйләргә генә калды.

Ни генә булмасын, каз өмәләре әле дә булса күңелле уза, күңелгә рәхәтлек бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев