Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр Тәтешкә "Каз өмәсе"нә бардылар

Тәтешлеләр әлеге чарага ныклап әзерләнгәннәр.

Татарстанның Тәтеш районы Келәш авылы 21 октябрь көнне гөрләп торды. Римма Сафиуллова җитәкчелегендәге "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы әгъзалары борынгы йолаларыбызны яңадан халыкка кайтару максатында "Каз өмәсе" үткәрделәр. 

Тәтешлеләр әлеге чарага ныклап әзерләнгәннәр. Өлкәннәр казларны суеп чистарткан арада яшь кызлар каз каурыйларын үреп тә куйдылар. Уңган хуҗабикә мичтә пешкән коймакларны кай арада майлап та өлгергән?! Соңыннан яшь киленнәр казларны кизләүдә чайкап та кайттылар. Искиткеч күңелле мизгелләр.

Реклама

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар - "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, күрше Яшел Үзән, Чүпрәле, Кайбыч районнары һәм Ульяновск "Ак калфак" лылары да катнашты.

Бәйрәм район мәдәният йортында дәвам итте. Бүгенге көндә актуаль булган Халык санын алу мәсьәләсен дә читләтеп үтмәделәр. Кадрия Рәес кызы Тәтәш районы "Ак калфак" оешмасы рәисе Римма Сафиулловага башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X