Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр республика конкурсларында җиңү яулады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында ел саен үткәрелә торган  «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», «Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

 Тантана традиция буенча,21 апрельдә Россиядә билгеләп үтелә торган муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме – җирле үзидарә көненә багышланган иде.

Бүләкләү тантанасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы “Ассоциациясе  рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, «Бөтенроссия җирле үзидарә Советы" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Альберт  Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр  Белов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Әхмәтвәлиев  катнашты.

2006 елдан башлап  әлеге  конкурслар җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга зур өлеш кертә. Конкурс нәтиҗәләре буенча  600 дән артык  лауреат бүләкләнгән.

«Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Социаль үсеш» номинациясендә  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Фиркат улы Җәләлов - Диплом, «Иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» номинациясендә Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Васильевич Землемеров - Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы журналистлар конкурсында  “Туган як” район  газетасының баш мөхәррир урынбасары  Гөлия Фәизова Дипломга ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев