Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгенең икенче турына узды

Бәйгедә 8 район – Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач районнарының сәнгатькә гашыйк үзешчәннәре катнашты. 9 номинациядә 100гә якын кеше чыгыш ясап,  җырда, биюдә, нәфис сүздә осталыкларын сынады.

Апас районында танылган җырчы, милли традицияләргә таянып татар эстрада сәнгатенә нигез салган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, татар халкының танылган җырчысы Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгенең зона туры узды.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан шәһәре мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты һәм башкалар.

Реклама

Бәйгедә 8 район – Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач районнарының сәнгатькә гашыйк үзешчәннәре катнашты. 9 номинациядә 100гә якын кеше чыгыш ясап,  җырда, биюдә, нәфис сүздә осталыкларын сынады. Аларның чыгышын бәяләүче жюри составында җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова да бар иде.

Иделаръягы районнары катнашында узган зонада чүпрәлеләр дә уңышлы чыгыш ясады. “Аккомпаниатор” номинациясендә Руслан Шәрәфетдинов һәм “Халык җыры” номинациясендә Әлфия Яхиева Дипломнар белән бүләкләнделәр.  “Халык җыры” номинациясендә Иске Шәйморзадан Тәлгать Җаббаров, Кече Чынлыдан Тәлгать  Фәхретдинов, Иске Чүпрәледән Ангелина Аврелькина,  “Эстрада җыры” номинациясендә Шланга авылыннан Альберт Мөшәрәпов  икенче турга уздылар. Аларны Казан сәхнәсе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев