Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл

Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.

Иске Чүпрәле авылы кызы Гүзәл Бахитова кыз республика күләмендә үткәрелгән  «Татар кызы» бәйгесендә безнең район данын яклады.

Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде. Аның сайлап алу зона этабы Тәтеш районында узды. Бәйгедә катнашучы кызлар үзең белән таныштыру, иҗади, интеллектуаль, шулай ук аш-су бәйгесендә көч сынашты.

Гүзәлнең чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде һәм ул республика этабының ярым финалына үтте. Шушы көннәрдә исә ярымфиналда катнашып, Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде Гүзәлебез.

Гүзәл Казан милли тикшеренү технология университетының магистратура бүлегендә укый.  Кызның балачагы әнисе Рәйнә янәшәсендә, район мәдәният йорты сәхнәсендә уза. Нәни вакыттан ук бию түгәрәгенә дә йөри.  Шуңа да гореф-гадәтләребезгә, милли кием, татар мохитенә мәхәббәт аңарда балачактан ук формалаша. Урта мәктәпне тәмамлап. югары уку йортына укырга кергәч тә, биюне шөгылен ташламый кыз. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән милли бәйрәмнәрдә, Казан сәхнәләрендә чыгышлар ясавын дәвам итә.

Реклама

–Бала вакытым ике яктан да әби-бабаларымның исән чагына туры килде. Алар ярдәме белән, чын авылча, татар кызы нинди булырга тиешлеген кхреп, белеп үстем. Бүген дә әнием ягыннан бабам Рәшит, әбием Сиринә өйрәтеп, үгет-нәсыйхәтләрен биреп торалар. Кызганыч, әтием ягыннан бабам Таһир, әбием Шамилә бу дөньяда юк инде.

Ә “Татар кызы”, дигәндә минем күз алдыма Гаяз Исхакыйның Зөләйха образы килә. Бер яктан оялчан, йомшак күңелле булып күренсә дә, аның күңелендә тормыш авырлыкларын үтәрлек илаһи көч, сабырлык сыйфатлары бар. Туган телен, динен, гаиләсен саклап калыр өчен ул барысын да эшли. Нәкъ менә шундыйлыгы белән Зөләйха татар кешеләренә тормышның иң авыр вакытларында юл күрсәтүче маяк булып тора. Бәхеткә, бүгенге тормышыбызда Зөләйхалар чорындагы каршылыклар юк. Милләтебезне, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калып, аны киләчәк буыннарга тапшыру бары тик үзебездән тора,-ди Гүзәл.

Магистратурадан соң кайда эшли башлаячагын әлегә хәл итмәгән әле Гүзәл. “Бер нәрсәдә иманым камил – татарлыгымны саклаячакмын!”, -ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X