Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә укучылар милли киемнәр тәкъдим итте

Милли кием –тарихыбыз мирасы

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә “Бердәм гаиләдә” милли кием бәйгесенең муниципаль этабы үтте.  Бәйгене оештыручылар конкурсның максаты - яшьләргә милли киемне оныттырмау дип белдерде.

-Минемчә менә шушындый бәйгеләр белән милли киемнәрне саклап, балаларыбызга аларга карата мәхәббәт, гүзәллекне күрүне,  тарихыбызны оныттырмауны тәрбияләп була. Милли кием — илебезнең тарихы, мәдәнияте, биредә яшәүче ха­лыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләүче мөһим мирас.,-ди район мәгариф бүлегенең милли тәрбия буенча методисты Алсу Тумакова.

Чыннан да әлеге бәйгегә  килеп керүгә үк, милли киемнәрдән басып торган яшьләребезне күрүгә үк күңелләр күтәрелеп китте.  Мәктәп елларында укыган тарихи әсәрләрнең  героинялары-“Галиябанулар” искә төште. Хәтта, укучылар тарафыннан Сөембикә ханбикә образы да гәүдәләндерелгән иде.

Реклама

Татар кызлары, егетләренең башларында — калфак, матур итеп бәйләнгән яулыклар, түбәтәйләр булса, чуваш баларында ул -тухья иде. Элеккеге мишәрләрнең киемен дә,  хәзерге заман алымнары кулланып тегелгән күлмәкләрне дә күрергә мөмкинчелек булды бу көнне.

Бәйге ике номинация: “Традицион костюм” һәм “Заманча костюм”  буенча үтте.  Укучылар үзләре әзерләгән киемнәр тарихын тәкъдим итеп, чыгыш ясадылар.

Һәркемнең киеме үзенчәлекле, берсен-берсе кабатламас булды. Шуңа да, бәйгедә җиңүче исемен һәркем яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X