Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды

Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.

Быел ул алтынчы тапкыр уза. Фестиваль Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан инициативасы буенча гамәлгә куелган иде.

Фестивальне ачып, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: "Троицаправославларда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Һәм ул чиркәүнең туган көне дип санала, чөнки нәкъ менә шул көнне апостолларга изге рух кергән һәм аларның дөньяда христианлык  юлы башланган, дип тарихка тукталып үтте. - Без бүген җырларыбызны да, мәдәниятебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә сәхнәдән яңгыратыр өчен җыелдык. "Троицкие напевы» - ул рухи музыка фестивале генә түгел, ә Татарстан җирендә яшәүче төрле халыкларның милли мәдәнияте фестивале дә", - диде ул барысын да бәйрәм белән котлады.

Сәламләү сүзе белән фестиваль кунагы – Казан епархиясе советы секретаре протоиерей Александр Павлов та чыгыш ясады. «Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы үз традицияләрен саклый. Әйе, без һәрберебез үз традициябезне дәвам иттерәбез, әмма без Татарстан дигән иркен, уртак бер йортта тату һәм бердәм булып яшибез. Шатлык та, кайгыбыз да бергә безнең", - диде ул. Гыйбадәтханә настоятеле Павел Пурлов һәм район мөхтәсибе Данир Шәрәфетдинов, фестивальне тантаналы ачу вакытында фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән котладылар һәм җир йөзендә тынычлык булуын теләделәр.

Реклама

Бәйрәм чарасына Казан епархиясенең төрле почмакларыннан, шулай ук, чит регионнан килгән кунаклар җыелды. Фестивальдә Казан Изге Варвара храмының «Варвара» православие ансамбле, Казаннан «Раздолье» халык хоры, Россия һәм чит илләрнең Халыкара вокаль конкурслары лауреаты, опера җырчысы  Елена Юркина, Ульяновск өлкәсе Чынлы районыннан «Шанас»  ансамбле һәм башкалар катнашты.

Фестиваль программасы кысаларында халык җырлары, дини музыка әсәрләре яңгырады. Гыйбадәтханә территориясендә мастер-класслар тукучылык, веноклар ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәләре һәм күргәзмә-сату оештырылды. Игелеклелек һәм кунакчыллык атмосферасы хөкем сөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев