Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә “Җәлил укулары” узды

 “Талантлар планетасы” балалар иҗат йорты базасында “Җәлил укулары” конкурсының район этабы узды.

 

Бу бәйге укучыларда нәфис сүзгә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын тоя белү максатыннан үткәрелә. Ә конкурсның бурычлары:  РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү, саклау һәм ярдәм итү; М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик-язучыларның иҗатына кызыксынуны арттыру; яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; талантлы укучыларны ачыклау.

Конкурсны оештыручылар – “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, ТР Милли китапханәсе, ТР Милли музее.

Шигырь укучылар бәйгесе “М.Җәлил татар телендә”,”М. Җәлил рус телендә" һәм башка номинацияләр буенча узды.  Гөлфия  Яфизова (жюри рәисе) җитәкчелегендәге жюри шигырь сөйләүчеләрне конкурс критерийлары буенча бәяләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча I урынны Сиринә Арсланова (Иске Шәйморза), II урынны Мария Куракина (Уби), III урынны Минзилә Сәлахова (Чепкас – Илмәт) яулады. I, II, III урыннарны яулаган барлык призерлар  I,II, III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр һәм алар бәйгенең зона этабында район данын яклаячаклар.  Конкурста  барлык катнашучыларга “Җәлил укулары” II Халыкара шигырь укучылар конкурсында катнашканнары өчен сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев