Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды

Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Район мәдәният йортында "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" дигән район бәйгесе булып узды. Анда районның гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.
Конкурсның исеме нәкъ менә хатын-кыз милләтне саклаучы һәм аның чыганагы булуын күрсәтә. Нәкъ менә хатын-кыз үз үрнәге һәм йөзе аша  халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, үз телен буыннан-буынга тапшыра һәм саклый.  
Моның шулай икәнлеген бәйгедә катнашучылар да дәлилләде.

Ә анда 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы-Миңзифа Таҗетдинова, Иске Чокалы мәктәбе укытучысы-Лилия Әхмәтова, Алешкин-Саплык урта мәктәбе укытучысы-Кристина Максимова, Яңа Кәкерле мәктәбе укытучысы Галина Кириллова һәм Кече Чынлы урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Замдиханова катнашты.
Конкурста катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, сөйләделәр. Үз милләтләренең бизәкләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, жюри әгъзаларына үз куллары белән әзерләнгән милли ризыклар тәкъдим иттеләр, ә соңыннан иҗади талантларын күрсәттеләр.
Бу көнне җиңелүчеләр булмады, барлык катнашучылар да биремнәрне "бишле"гә үтәделәр. Жюри әгъзалары төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләп үттеләр һәм дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. 

Реклама

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев