Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә балалар өчен “Мәрҗән” тәрбия үзәге эшли башлады

Үзәктәге ял вакыты 10 көнгә сузылачак.

Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында бүгеннән, 21 июньнән балалар өчен “Мәрҗән” тәрбия үзәге эшли башлады. Үзәктәге ял вакыты 10 көнгә сузылачак.
Әйтергә кирәк, мондый төрдәге мөселман балалары өчен үзәкнең районда эшли башлавы өченче тапкыр оештырыла. Үткән елларда ул коронавирус авыруы аркасында туктатылып торды. Биредә быел төрле яшьтәге 40лап бала ял итә.
“Мәрҗән” балалар тәрбия үзәгендә балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләребез тарихы, әдәп-әхлак дәресләре: ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, шулай ук, дин нигезләре, Коръән хәрефләре, сүрәләр намаз уку тәртипләре өйрәтелә.
Мөгаллимәләр Энҗия ханым Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наймә Ханбикова балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйлиләр.
Укулар көннең беренче яртысында 3 дәрес дәвамында алып барыла. Үзәктәге ял вакыты исә иртәнге 8.30дан башлана, 15 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Районның имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белдерүенчә, балалар өч мәртәбә “Амарант” кафесы пешекчеләре әзерләгән ризыклар белән туклана, дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чараларында катнаша, экскурсияләргә йөриләр. Болар барысы да бушлай, әлбәттә.
Биредә ял итүче балаларның канәгать булулары күзләреннән күренә. Алар арасында үзәккә беренче тапкыр килүчеләр, инде башланганнан бирле йөрүчеләр дә бар.
“Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәртәбәле була. Үзәкнең бурычы булып үз ана телен сөйгән, гореф-гадәтләрне, динебезне хөрмәтләгән балалар тәрбияләү тора”,-ди мөхтәсиб.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев