Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә 15 нче тапкыр “Мунчәли укулары” узачак

Чара 20 августта, шимбә көнне узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Агымдагы елда дини җыен Мунчәли авылы мәчетенең 25 еллыгына, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

 

Чарада Татарстан Республикасыннан һәм күрше  төбәкләрдән (Ульян, Чувашия, Мордовия, Самара, Ниҗгар, Марий өлкәләреннән)  күренекле дин әһелләре, имамнар, галимнәр, артистлар, танылган җәмәгать эшлеклеләре  “Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә дини кыйммәтләрнең әһәмиятете темасына”   чыгыш ясаячак. Вәгазьләр, мөнәҗәтләр, нәшидләр, дини җырлар яңгырачак.

Шулай ук, бу көнне мәчеттә 12.00 сәг.-12.30 сәг. бердәм өйлә намазы укылачак,

Корбан ашлары әзерләнәчәк.

Балалар өчен районкүләм шәкертләр бәйрәме “Гыйлемпиада”,  Коръән уку буенча конкурслар, викториналар, сабантуй уеннары оештырылачак.

Бәйрәмгә хатын-кызларга яулыклардан, тәнне каплаган күлмәкләрдән, ир-атларга түбәйтәйләрдән килү сорала.

Кичке якта –Авыл бәйрәме. Анда Татарстаннын эстрада артистлары чыгыш ясаячак. Якташлар белән очрашулар күрешүләр, яшьләр өчен кичке дискотека булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев