Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле халык театры артистлары Буа сәхнәсендә

Шамил Закиров исемендәге үзешчән театр коллективларының “Идел-йорт” фестивале быел XIX нчы тапкыр уза. Идел буе районнары өчен елдагыча аның зона туры Буа дәүләт драма театры базасында  үтте.  

Анда  район мәдәният халык театры төркеме  Аяз Гыйляҗевның  “Биш бармакта биш балдак” әсәре буенча спектакль күрсәтте. Актерлар –Ренат Хәйретдинов, Гөлназ Җәббарова, Илназ Гәйнетдинов, Рәйнә Бахитова, Рөстәм Низамов, Тәслимә Җамалтдинова, Галия Ахмедова, Ринат Кәлимуллин  рольләрне  җиренә җиткереп  башкарды.  Спектакльне сәхнәгә  район мәдәният йорты  режиссеры-Ринат Кәлимуллин куйды.  Нәтиҗәдә,  театр коллективы театр сәнгатен пропагандалауга, гореф-гадәтләребезне, рухи мирасыбызны, туган телебезне саклау һәм үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Буа дәүләт драма театрының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Дипломы белән бүләкләнде.

Фестивальнең финал өлеше 2019 елның октябрендә узачак, бүләкләү – 2019 елның декабрендә булачак.

ФОТОСУРӘТЛӘР

Белешмә: Чүпрәле районы мәдәният йорты каршындагы татар драма түгәрәгенә  1951 елда  нигез салына.  1980 елның 12 мартында аңа  «Татар халык театры»исеме бирелә.

Театрга нигез салучы-Әлфинур Әхтәмова. Соңрак театрны Зөлфия Юсупова, Энҗия Шәрәфетдинова җитәкли. Бүгенге көндә аның җитәкчесе булып  Ринат Кәлимуллин эшли.

Театр коллективы 1991 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның «Хикмәтле доклад» спектакле белән Казан шәһәре халык театрлары Республика конкурс-фестивалендә катнаша. Шулай ук, театр репертуарындагы спектакльләр  барлык республика зона смотрларында, Татар мәдәнияте көннәрендә, Чувашиянең Шомыршы, Батыр районнарында, Ульяновск,  Самара өлкәләрендә, Сабантуй бәйрәмнәрендә  тамашачыга җиткерелә. Күп тапкырлар Мактау Грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр, шулай ук, ел саен «Идел йорт»республика фестивалендә катнашып, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Татар халык театрының яшь дәвамчылары булып,  "Бөтерчек”, “Көмешкәй”  балалар драма түгәрәкләре тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев