Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле тармак технологияләр техникумында Р. Субаевны искә алдылар

“Кеше үлсә дә, җыры кала” диләр. Рафаил Субаев районыбыз халкына шагыйрь, язучы, рәссамчы, тарихчы, гомумән, уникаль шәхес буларак билгеле иде.

Утызга якын китап авторы гына түгел, берничә дистә еллар районыбыз, аның авыллары һәм кешеләре тарихын өйрәнеп зур – зур китаплар язып калдырган олуг зат буларак та без аның белән яхшы таныш. Андый кешеләр күп булмый. Үзләре фани дөньяга күчкәч тә аларны онытырга ярамый. Районның күп тармаклы технологияләр техникумында узган иҗат кичәсе дә, аның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланды. Уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилүзә Аббазова чарага бик ныклап әзерләнгән иде.

Студентлар Рафаил Субаевның шигырьләрен сәхнәгә чыгып сөйләделәр, эчтәлеген анализладылар. Кичәгә кунак булып килгән районыбызның мәшһүр шагыйрьләре Азат Вахитов, Дамир Әхмәтҗанов, техникум укытучысы Арифҗан Бакиров, район газетасы редакциясендә озак еллар бергә эшләгән журналист Рәшит Фәтхуллов, Рафаил Субаевның улы Рәдиф, район китапханәләр челтәренең җаваплы хезмәткәре Резидә Фәизова һәм уку йорты директоры Рамил Әхмәтов аның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләделәр. “Мондый чараларны район күләмендә оештырсак та яхшы булыр иде. Яшь буын андый шәхесләрне белергә тиеш”, - диде Рамил Рәфыйк улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев