Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы Зур Аксуда Авыл бәйрәме узды

Изге Троица көнендә зураксулылар “Авыл көне”нә җыелды. Тарихи мәгълүматлар  авылның моннан  591 ел элек барлыкка килүен күрсәтә.

Акса-төрки сүз (АК-ак, СУ-су)" Ак су"дигәнне аңлата. Авылның барлыкка килүе һәм  "Акса" исеме алуы турында халыкта берничә риваять яши.

Берсе менә шундыйрак.  Элек бу урыннарга  өч бертуган  чуваш кешеләре - Аксумбай, Турсумбай, Китеректей килгән һәм авылга нигез салган. Авылның исемен олы абыйлары Аксумбай  хөрмәтенә "Акса"дип атаганнар.

Зур Аксу авылы  халкы бәйрәмгә килүче кунакларны милли нигъмәтләр:  коймак, кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән каршы алды.

Олуг чара  белән  котларга килгән район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмнең  дәвамлы  булачагына ышанычын  белдерде. Иминлек, тынычлык һәм игелек теләде.

Бәйрәм уңаеннан котлау сзләрен авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов та җиткерде.  Әлеге бәйрәмне уздыруда матди ярдәм  күрсәткән иганәчеләр: Сергей Мутинга," Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы директоры Владимир Николаевка, Федор Храмовка, Альфред Низамовка, Виктор Тягусевка рәхмәтләрен белдерде.

Авыл җирлеге үзенең гореф-гадәтләре, уңган-булган кешеләре белән дан тота, горурлана.  Әйтик, 85 яшьлек Иван Петрухов бик матур итеп, картиналар ясый. Аның рәсемнәре бәйрәмнең бер  бизәге булды.  Альбина Исаева, Зинаида Мутина, Клара Чернова  кунакларны  чигүле кул эшләнмәләре белән куандырдылар.  Авылда бүгенге көндә дә  гармуннар  җыючылар бар икән.  Виктор Тягусев һәркемне   милли уен коралларының күркәм  коллекциясе янәшәсенә җыйды.

Спорт чаралары да бәйрәмдә аерым  бер урын тотты. Баш хөкемдар  Валерий Юманов җиңүчеләргә  кыйммәтле бүләкләр таратты.  Юрий Артемьев һәм Василий Никоноров исә чын баһадир исеменә лаек  булды. Алар 175 кг. авырлыгындагы  штанганы “Эһ!” дигәнче югарыга чөйделәр. 

Көне буе бәйрәмдә авылның үзешчәннәре җыр-моңнары белән шатландырдылар.  Бигрәк тә бәйрәм Галина Никитина, Степан Унисков, Зинаида Мутина чыгышлары көчле алкышланды.

Зинаида Мутина:

-Мондый бәйрәмнәр киләчәктә дә үтәр, дип ышанып калабыз. Гореф-гадәтләр яшәгәндә генә милләтебез дә, телебез дә яшәр. Киләчәк буынга да тапшырып калдырачак  кыйммәтле мирасыбыз да нәкъ шулар. Яшьләр - күрсеннәр, киткәннәр – кайтсыннар – яшәсен авылыбыз! 

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев