Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы ​​​​​​​Яңа Шигали авылында "Питрау” бәйрәме билгеләп үтелде

​​​​​​​Яңа Шигали авылында 2012 елдан бирле "Питрау” бәйрәме билгеләп үтелә.

Быел да ул үткән атнаның шимбә көненә туры килеп,  барча авыл халкын, кунакларны җыйды.

Әлеге бәйрәм  православеи динендә изге апостоллар Петр һәм Павел көненә багышланып үткәрелә. Гадәттә, бәйрәм итү, җиләк-җимеш өлгергән чорга туры килә, шуңа да аннан соңгы җәйге вакытны “Питрау җитте-җәй бетте” диләр. Ягъни , Питраудан соң, табигатьтә көз якынлашуы турында  хәбәр итә  торган үзгәрешләр башлана.

Питрау көненә  һава торышы  көн дәвамында, я  яңгыр, я аның артыннан кояш чыгып торса, уңышларның әйбәт киләчәгенә  юраганнар. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге булып, туганнарны, авылдашларны, тәкә чалып, мул табыннар артында сыйлау тора.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен район  башлыгы Марат Гафаров ачты. Авыл халкына, кунакларга  мөрәҗәгать итеп, әлеге искиткеч бәйрәм белән котлады. Район башлыгы  авыл халкының гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне  саклап калу маскатыннан менә шундый бәйрәмнәрне яңартулары өчен  рәхмәтләрен белдерде.   Бәйрәм чарасында  Марат Гафаров "Хуранвар" фольклор коллективы баянчысы Алексей Степановка баян бүләк итте.

Җылы теләкләр белән авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев та чыгыш ясады. Ул барлык авылдашларын бәйрәм белән котлады һәм бу бәйрәмнең иганәчеләренә рәхмәт белдерде.

Бәйрәмдә "Сувар" газетасыннан  Ирина Трифонова да катнашты, Татарстан язучыларының хикәяләре, язмалары белән дөнья күргән  "Шурампус" журналы бүләк итте.

Яңа Шигали авылы үзенең  хезмәт сөючән осталары   белән дан тота.  Әйтик, Дмитрий Зайцев һәм Петр Эндияров үз куллары белән мини тракторлар уйлап тапкан.   Алар шәхси транспортлары белән  мәйдан әйләнделәр. 

Авыл халкын һәм кунакларны көн дәвамында  Чабаксар шәһәреннән килгән үзешчән сәнгать коллективлары һәм артистлар сөендерде.  Спорт чаралары узы, футбол уеннары гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев