Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы Уби авылында Тал-Морза хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Якташыбыз Сембер Чуваш укытучылар мәктәбен тәмамлаган.

Уби авылында чуваш драматургы, шагыйрь, актер, режиссер, публицист Георгий Васильевич Зайцевны (Тал-Морза) искә алдылар.

Чара Социалистик Хезмәт Герое Петр Васильевич Дементьев исемендәге Уби урта мәктәбендә узды.  Георгий Васильевич Зайцев (Тал-Морза) хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чарада җитәкчеләр, укытучылар, укучылар, авыл халкы катнашты.

Белешмә

Георгий Зайцев 1895 елның 26 ноябрендә Сембер губернасы Буа өязе Уби авылында (хәзерге  Татарстан Республикасының Чүпрәле районы) туа.

Ул 1909-1915 елларда Сембер чуваш укытучылар мәктәбендә укый. 1915 елда  беренче бөтендөнья сугышына алына, шул ук елны авыр яралана. 1918-1920 елларда Зайцев Казан кече халыклар Археология институтында укый.  1918 елның көзендә, театр эшчәнлеге яңадан торгызылганнан соң, “Чуваш күчмә театры" дип аталган беренче чуваш театры труппасына килә.

Реклама

Ачлык елларында  Себергә күченеп китә. Ачинск педагогик техникумында белем брә һәм тиф авыруыннан 1921 елның 7 декабрендә үлә.

Якташыбызның әдәби-сәнгать иҗаты халык җырлары, рус һәм чит ил драматургиясенең чуваш театры өчен язылган шигырьләрен тәрҗемә итү белән башланып китә.

Георгий Зайцев чуваш театры өчен 9 пьеса язган, 40тан артык рус һәм дөнья классиклары  иҗат иткән әсәрләрне тәрҗемә иткән. Сугышчан казанышлары өчен ул 4 дәрәҗә Георгий Кресты белән бүләкләнгән.

Уби авылында Тал-Морза исемендәге урам бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X