Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле пенсионерлары Казанга “Гөргөри кияүләрен” карарга барды

Экскурсияне оештыруда район башлыгы Марат Гафаров ярдәм итте.


Районыбыз пенсионерларының актив яшәү рәвешенә күнегеп тә барабыз шикелле. Спорт залларыннан һәм мәдәният йорты сәхнәләреннән тыш алар үзләренең тегү – чигү осталыклары белән дә шаккатыралар. Гомумән, өлкән яшьтәгеләребезнең искиткеч талантларына сокланмый мөмкин дә түгел. Аларның заманадан артта калмыйча бер сафта атлаулары яшь буын өчен үрнәк тә булып тора. Бүген менә алар күмәкләшеп Казан шәһәрендәге Камал театрында “Гөргөри кияүләре” спектаклен карадылар.
“Спектакль башланганчы бераз вакыт бар иде. Төркемебез белән башкалабызның матурлыгына сокланып йөрдек. Казан Кремленең тарихи- мәдәни үзәгендә, Кол Шәриф мәчетендә булдык. Барысы да онытылмас тәэсирләр алды. Экскурсияне оештыруда районыбыз башлыгы Марат Гафаров ярдәм итте. Аңа барлык пенсионерлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм”,- ди Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе начальнигы Дилүзә Азизова. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев