Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле кызы Эльвина Вильданова «Ак калфак» бәйгесендә катнашып, лауреат исемен яулады

26-27 июль көннәрендә Казанда IV «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры узды.

Әлеге бәйге быел март аенда игълан ителде һәм анда 104 эш, шулар арасында Яңа Кәкерле авылы китапханәсенең эше дә тәкъдим ителгән иде. Бәйгедә безнең район данын яклап, Яңа Кәкерле авылы кызы Эльвина Вильданова катнашты. 26-27 июль көннәрендә, Казан шәһәрендә үткән бәйгенең финалына Эльвина үзенең җитәкчеләре - район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе, райондагы “Ак калфак” берлеге рәисе Гөлфия Яфизова һәм Яңа Кәкерле авылы китапханәсе мөдире Рәйнә Миначева белән барды.
Программа кысаларында йөздән артык катнашучы арасыннан сайлап алынган 7 финалист кыз Шәриф Камалның мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы, Габдулла Тукайның әдәби музеена сәяхәт кылды, кызлар белән әңгәмә оештырылды, алар региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе К.Идрисова белән очрашты, “Туган авылым” милли комплексында, Татарстаннын халык артисты Әлфия Авзалованың иҗат үзәгендә булды, “Сөембикә” журналы эшчәнлеге белән танышты, милли китапханәгә сәяхәт кылды, май канаты ясау һәм вак бәлеш пешерү бәйгесендә көч сынаштылар.
Рәйнә Миначева җитәкчелегендә, барлык биремнәрне уңышлы үтәп, Эльвина Вильданова лауреат исеменә лаек булды. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Эльвина Яңа Кәкерле мәктәбен тәмамлаганнан соң укуын Казан шәһәрендәге медицина көллиятендә дәвам итә.
- Без әлеге күркәм чараның оештыручыларына бик рәхмәтлебез. Мин әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашам, ләкин “Ак калфак” оешмасы һәм аның чаралары турында күп ишеткәнем бар. Безнең өчен әзерләнгән программа бик ошады. Менә шундый бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырган җитәкчеләремә, менә шундый бәйгеләрдә катнашырлык ныклы белем биргән туган мәктәбемдәге укытучыларыма, әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Бәйгене оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, – ди Эльвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев