Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле кызы өчен "Интернет-пики" да тавыш бирик

Конкурс 2002 елдан башлап ике елга бер тапкыр үткәрелә.

24 апрельдә Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында «Татарстанның Чуваш чибәре – 2021» республика матурлык һәм талант конкурсы узачак.

Конкурс 2002 елдан башлап ике елга бер тапкыр үткәрелә. Пандемия белән бәйле рәвештә, 2020 елда конкурс күчерелде.

Конкурсның финалында «Татарстанның Чуаш чибәре» титулы өчен республика районнарында һәм шәһәрләрендә конкурс нигезендә сайлап алуны узган дәгъва кылучылар көрәшәчәк. Сайлап алу турлары һәм кастинглар Аксубай, Әлки, Нурлат, Чүпрәле, Буа, Алексеевск,Чистай,Тәтеш,Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә узды инде.

Конкурсны Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты ярдәмендә ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Реклама

Чүпрәле районыннан бәйгедә Алешкин-Саплык авылыннан, 17 яшьлек Алия Карусева катнаша.

Бүгенге көндә "Интернет-пики" номинациясендә тавыш бирү башланды.

Тавыш бирү 23 апрель 18: 00 сәгатькә кадәр уза.

Тавышны сылтама буенча В Контакте социаль челтәрдә бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X