Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Бар яктан да уңган ул

“Остаханә” дигән рубрикабыз уңган кешеләр, аш-су осталары турында сөйли. Осталардан төрле серләр тәкъдим итә  

Рубрикабызның бүгенге герое – Иске Шәйморза авылында яшәүче Илсөяр апа Сафиуллова. Ул аш-су остасы. Без аңардан кыстыбый ясау серләре белән уртаклашуын һәм ясап күрсәтүен сорадык.

Йөзгә мөлаем, итагатьле ханым эшләгән арада үзенең тормыш юлы белән дә бүлеште. Илсөяр апа аш-су остасы гына түгел, бик күп сынауларны сабыр канатларында күтәргән, сыгылганда да сынмаска үзендә көч тапкан нык рухлы кеше дә икән әле.

...Иске Шәйморза авылында биш балалы Әхмәтгәрәй ага һәм Солтания апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Әтисеннән бик иртә ятим калган. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Буадагы медицина училищесында укыган. Яшь шәфкать туташы буларак Иске Шәйморзадагы участок хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә хезмәт юлын башлаган. Төрле авыл балаларының “кендек әбисе” булырга туры килгән Илсөяр ханымга. Кызганычка каршы, замананың үзгәреш җилләре участок хастаханәсенә дә кагыла: башлап бала тудыру бүлеге ябыла, аннан кыскартулар башлана. Илсөяр апа бу мизгелдә дә югалып калмый – Борындык поселогына эшкә йөри, анда он тутыру өчен капчыклар тегә. Беркүпмедән, авылдагы почта бүлекчәсенә хат ташучы кирәк булгач, кире туган авылына кайта. 

– Тимершам белән ике бала тәрбияләп үстердек. Тик гомер юлдашым кыска гомерле булды шул, - ди Илсөяр ханым, кулларына күз иярмичә камыр баскан арада. – Әни язмышы  миңа да язылган булды күрәсең, ялгызымны гына калдырып, 47 яшендә  бакыйлыкка күченде ул. Балаларга югары белем алып, тормышта үз юлларын табарга да ярдәм итү берүземә калды.

Сынаулар да моның белән генә бетмәгән икән әле. Студент кызын, биш көнлек баласы белән, бала тудыру бүлегеннән туп-туры үзенә алып кайта Илсөяр ханым. Һәм: “Укуыңны тәмамла, кызым, академик ял алма”, дип кызына да, яңа туган сабыйга да ярдәм итәрлек көч таба. Аннан соң 12 ел үтеп тә киткән, бүген Алия әбисенең терәге дә, киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә, горурлыгы да. Икәүләшеп Алиянең әнисе Гөлназны да кайгырталар алар. Чөнки аңарда яман шеш авыруы табыла.

– Күрмәгән калмады,-ди Илсөяр апа, – ул хастаханә юлын таптаулар, кичергән операцияләр, аннан соңгы химиятерапияләр... Шөкер, барысы да артта калды, сораган догаларыбыз, куелган көч бушка китмәде – Гөлназымның хәле яхшырды, аякка басты,-дип шатлыгы белән дә уртаклаша  ул.

Илсөяр апа эш арасында сөйләвен дәвам итеп, клуб каршында оештырылган “Сөмбелә” ансамбле белән Казан, Пермь, Түбән Новгород, Чебоксар кебек шәһәрләрдә, Ульян өлкәсендә чыгышлар ясаулары турында  да бәян итте. Елның-елында “Балкыш” фестивалендә, Казанда “Түгәрәк уен”да катнашканнар алар.

– Мин җырласам, Алия бии иде. Үз күңелебезне үзебез күреп яшибез шулай, тик менә коронавирус дигәннәре генә комачаулады әле – андый чаралар үткәрелми бит,-ди уңган хуҗабикә.

Ул арада авызга сулар китереп, өй эченә май исе таралды. Кетердәп торган тышлыгы белән кыстыбыйлары пешеп җитте. Камыр ризыкларының бик күп төрен пешерергә һәвәс Илсөяр апа. Гөбәдия, торт, чәк-чәк кебек төрле тәм-томнары да уңган ханым кулыннан телеңне йотарлык килеп чыга. Үзләренә генә түгел, туганнары, танышлары, якыннары бәйрәмнәренә дә әзерләп бирә икән Илсөяр апа аларны. “Уңган кеше - һәръяклап уңган”, -ди халык. Нәкъ менә шушы ханымга әйтелгән төсле инде бу сүзләр. Ялт иткән йорт-җире, чисталыгы, пөхтәлеге өстенә Илсөяр  ханым биш вакыт намазын да калдырмый, гөлләр үстерә, яз җитүгә бакча тутырып яшелчәсен утырта.

– Гомернең матур чорына җиттек, әмма олыгайдык, -дип дәвам итте ул сүзен  инде чәй өстәле артында. – Яңа гына өйгә сулар керттек-чыгардык, автомат кер юу машинасы алдык. Саулык кына булсын,-ди уңган хуҗабикә.

 

Илсөяр ападан  кыстыбый рецепты

0,5 л кайнаган суга

1 аш кашыгы эретелгән каз мае,

3 аш кашыгы сыек май, тәменчә тоз,

шикәр комы,  он кирәк.

Йомшак итеп камыр басабыз һәм

шуңардан җәймәләр җәябез.

Эчлек өчен исә пешеп чыккан бәрәңгене

ак май һәм кайнаган сөт кушып изәбез.

Җәелгән җәймәләргә юка

 гына  шушы бәрәңгене салабыз.

Кызган майда ике ягын да кызартып

алабыз.

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев