Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Алешкин - Саплык урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары «Халыклар мирасы» конкурсында җиңү яулады

Конкурс биш төп номинация һәм ике махсус номинация буенча үтте.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Рәисы каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән «Халыклар мирасы» конкурсын үткәрде. Конкурс агымдагы елның Халыклар бердәмлеге көнендә игълан ителде.

Конкурс биш төп номинация һәм ике махсус номинация буенча үтте. Һәр номинациядә җиңүчеләргә 30 000 сум күләмендә акчалата бүләк каралган иде.

Конкурста Татарстаннан тыш, үз эшләрен Пермь краеннан, Самара өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Мәскәүдән һ. б. катнашучылар җибәргән.

Конкурста Надежда Григорьева җитәкчелегендәге Алешкин — Саплык урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Милли бию номинациясендә алар Акатуй исемле чуваш биюен тәкъдим итәләр һәм җиңү яулыйлар, 30 мең сум акча белән бүләкләнәләр.

Котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев