Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Ахмедовлар - “Нечкәбил"нең зона этабы җиңүчесе

Республика бәйгесенең бездә узган этабында Иделаръягы районнарынан гаиләләр катнашты

Район мәдәният йортында “Нечкәбил – 2021” бәйгесенең зона туры узды. Конкурс “Ныклы гаилә” федераль партия проекты, “Татарстан – нык гаиләләр территориясе” республика акциясе һәм “Ел гаиләсе” 6 нчы Бөтенроссия конкурсы кысаларында узды.

“Нечкәбил” бәйгесе менә инде 16 нчы тапкыр Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов, муниципаль район башлыклары ярдәме белән “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында уза. Ә “Ныклы гаилә” федераль проекты 2004 елдан бирле эшли. Анда Россиянең 85 төбәге, шул исәптән безнең республика да катнаша, аның төп максаты - гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә һәм гаилә тәрбиясе турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру. “Нечкәбил” бәйгесен “Гаилә канаты астында” төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Бәйге ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Иҗтимагый палатасы, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты ярдәме белән үткәрелә.

Бәйгедә катнашучыларны, кунакларны һәм тамашачыларны район башлыгы Марат Гафаров, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, “Ныклы гаилә” федераль партия проектының Татарстандагы координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе, “Нык гаилә” партия проектының иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина сәламләде.

“Нечкәбил – 2021” бәйгесенең зона сайлап алу турында катнашырга республиканың алты районыннан: Кайбычтан Әхмәтовлар, Чүпрәледән Ахмедовлар, Кама Тамагыннан Зыятдиновлар, Тәтештән Николаевлар, Буадан Юркиннар, Югары Осланнан Яковлевлар гаиләсе килгән иде. Әлеге гаиләләрнең һәркайсы алдан әзерләнгән видеороликлар ярдәмендә үз гаиләләре турында сөйләде, гореф-гадәтләрен күрсәтте.

Реклама

Чара барышында сәхнәгә озак еллар бергә яшәүче, мәхәббәт һәм тугрылык, гаилә эчендәге мәдәният һәм балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, патриотизм, актив тормыш позициясе үрнәге булып торучы гаиләләр: Иске Элмәледән Семеновлар һәм Иске Кәкерле авылыннан Ситдыйковлар гаиләсе чакырылды. Марат Гафаров, Гөлшат Нигъмәтуллина, Изольда Жуйковлар әлеге гаиләләргә котлау открыткалары, истәлекле бүләкләр, дипломнар, ГХАТ идарәсеннән “Татар милли кухнясы” бүләк басмасы һәм “Нечкәбил” бәйгесеннән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Сәхнәгә, шулай ук, узган еллардагы “Нечкәбил” бәйгесендә катнашучылар да менде, аларга да хөрмәт күрсәтелде.

Конкурс ахырында "Нечкәбил-2021" сайлап алу турының 6 катнашучысына "Татарстан – нык гаиләләр территориясе" акциясе дипломнары тапшырылды. Конкурсның җиңүчесе дип безнең районның Ахмедовлар гаиләсе танылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев