Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сыерлар да паркта йөри

​​​​​​​Район башкарма комитеты каршындагы административ  комиссия  утырышында да еш кына  терлекләрен авыл, район үзәге урамнарында караучысыз йөртүче хуҗаларга төзелгән беркетмәләрне карарга туры килә.

  Соңгы утырышта, мәсәлән, мал-туарларын урамга чыгарып җибәргән хуҗалар җавап тотты. 

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов әйтүенчә,  дистәләгән баш сыер,  көзлеген,  атна  буе  район үзәгендәге Геройлар Аллеясы паркында йөргән.

–Сыерларны көн дә диярлек парктан куып чыгардык, хуҗаларына барып әйттек. “Чыгармабыз” дип сүз бирделәр. Ә берничә көннән тагын шул ук хәл кабатланды: сыерлар район үзәгендә, паркта  йөрде, –ди Р.Низамов.

Билгеле, кисәтеп тә аңламаганнарга беркетмә төзергә туры килгән.  Һәм инде алар штраф та түлиячәкләр. Ә штраф күләме аз түгел. Беренче вакытта ул  2000-3500 сумга кадәр. Ел дәвамында тагын “эләксәң” бу сумма биш меңнән артып китә. Беркетмәгә “эләккән” кайберәүләр комиссия утырышына килеп торуны кирәк дип тапмый. Әмма бу җаваплылыктан коткармый, барыбер штраф салына.

Реклама

Билгеле,  административ комиссиядә  мал асраучылар  эше генә каралмый. Район авыл җирлекләрендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар: чүп-чар ташлаучылар, йорт тирәсен тәртиптә тотмаучылар, һ.б. да  җаваплылыкка тартыла. 

Бу урында совет мультфильмында ике тычканны тәртипкә өйрәтергә теләгән Леопольд мәченең сүзләре искә төшә. “Әйдәгез дус яшик!” ди ул. Чыннан да бер-беребезне хөрмәтләсәк, кеше кул көче белән булдырылганны кадерләсәк,  тәртипле, дус  булсак,  яшәү күпкә күңеллерәк бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев