Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Судьялар балалар белән очраша

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Суд департаменты Идарәсе 2018 елның 26 апрелендә үзара хезмәттәшлек итү максатыннан килешү төзегәннәр иде.

 

Шушы документ нигезендә Чүпрәле район суды судьялары белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар белән очрашулар, район судына чакырып экскурсияләр  үткәрүне оештырып җибәрделәр.

Лилия Мөшәрәпова, район суды пресс-секретаре.

–Мондый чараларның ике як өчен дә файдасы бик зур. Беренчедән, без яшүсмерләр белән кара-каршы очрашып аларның җәмгыятькә карата фикерләрен өйрәнәбез, балаларга суд тарихы, аның төзелеше турында сөйлибез, гражданнарны кабул итү тәртибе, судның мәгълүмәти-хокукый порталының эше белән таныштырабыз. Суд утырышлары залында суд процессының ничек узуы, аудио-видеофиксация, видеоконференц элемтә мөмкинлекләре турында аңлатабыз. Икенчедән, балалар үзләрен кысыксындырган законга кагылышлы сораулар белән турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итәләр, - ди Чүпрәле район суды рәисе Алсу Рәкыйпова.

Реклама

Агымдагы елда район судының федераль судьялары Алсу Рәкыйпова һәм Миңсәгыйрь Яфизов Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе, лицей, Яңа Элмәле һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәпләре укучыларын район суды бинасында кабул иттеләр, экскурсия оештырдылар. Россия Федерациясенең суд системасы турында җентекләп сөйләделәр, һәр гражданинның законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга хокуклы икәнен һәм хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттылар. Укучылар да хокук өлкәсендә белемнәрен күрсәтеп, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук югары сыйныф укучылары өчен юрист һөнәрен кайда үзләштереп булуы хакында мәгълүмат алдылар. Аннан балалар суд заллары, эш бүлмәләре белән таныштылар. Гаепләнүченең суд карары белән ризалашмаганда ничә тапкыр апелляция бирергә һәм, хәтта  кеше хокуклары буенча  Европа судына мөрәҗәгать итүгә кадәр хокуклары булуын белделәр.

Суд рәисе Алсу Рәкыйпова Түбән Чәке урта мәктәбенә барып, анда укучы балалар белән дә очрашты. Һәр очрашуда судьялар балаларга хокук һәм законны бозмау – иң мөһиме икәнлеген аңлатырга тырышалар, Ватаныбызның лаеклы гражданнары булып үсүләрен телиләр. 

“Гадел хөкем: “А” дан “Я” га кадәр” проекты кысаларында “Җавапсызлыктан - җинаятькә кадәр” темасы буенча мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев