Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

И.Гәрәфетдинов: Коррупцияне бердәм тырышлык белән генә җиңеп була

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Коррупция, аның элементлары турында район прокуроры урынбасары Илмас Гәрәфетдинов сөйләде.

Илмас Фәритович, 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бу темага, төгәлрәге, безнең районда коррупция күренешләренә каршы көрәш турында сөйләшергә сәбәп бар, димәк.

–Чыннан да, 9 декабрь БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. 2003 елда Мексикада Коррупциягә каршы БМО Конвенциясе дә кул кую өчен нәкъ менә шул көнне ачыла.

Бу көн дәүләтләрне - БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында хәбәр итәргә мәҗбүр итә

Коррупция хәзерге заманның төп проблемаларының берсе булып тора. Бу проблемага безнең кешеләр ничек карый?

–Бүгенге көндә гражданнарны илдәге икътисади һәм сәяси тотрыклылык, бәяләр, социаль гарантияләр, пенсияләрне һәм хезмәт хакларын вакытында түләмәү, куркынычсызлык мәсьәләләре борчый. Бу хакта социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре сөйли. Әмма бу кешеләр коррупциягә түзә дигән сүз түгел. Без барыбыз да коррупциянең закон өстенлеге принцибын бозуын, иҗтимагый тәртипне боза, икътисадый үсешне какшатауын һәм җәмгыятьнең хакимияткә, тулаем алганда, дәүләт органнарына ышанычын җимерүен аңлыйбыз.

Бу тискәре күренешнең масштаблары шундый: тирәнрәк карасак, коррупция оешкан җинаятьчелек, терроризм һәм кешелек иминлегенә янаган башка җинаятьләрнең үсешенә ярдәм итә. Нәкъ менә шул сәбәпле коррупциягә каршы көрәш безнең илдә эзлекле һәм системалы рәвештә алып барыла – законнарны камилләштерүдән, хокук саклау, контроль - күзәтчелек органнары, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшчәнлегеннән алып-әлеге социаль явызлыкның теләсә нинди чагылышларына карата гражданнарда түземсезлек тәрбияләүгә кадәр.

Район прокуратурасы үз эшчәнлегендә коррупция белән көрәштә, беренче чиратта, нәрсәләрне күздә тотып эш итә?

–Чүпрәле районы прокуратурасының коррупциягә каршы тору эшчәнлеге киң колач белән бара. Ул, барыннан да элек, законлылыкны ныгытуга, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен закон белән саклана торган, гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән.

Төп тырышлыклар, аерым алганда, прокурор күзәтчелеге чаралары тарафыннан коррупцион хокук бозуларны вакытында ачыклауга һәм кисәтүгә, аларның сәбәпләрен һәм шартларын билгеләүгә һәм бетерүгә, законда каралган җаваплылыкка тартуга, китерелгән зыянны каплатуга юнәлдерелгән.

Прокуратура органнарына коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырганда законнар үтәлешенә күзәтчелек итү буенча аерым вәкаләтләр бирелде.

Коррупциягә каршы көрәш буенча район прокуратурасының быелгы эш нәтиҗәләре нинди?  

–Без барлык юнәлешләр буенча да коррупциягә каршы тору өлкәсендә эзлекле рәвештә көч куябыз. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча агымдагы елда коррупциягә каршы 44 закон бозу очрагы ачыкланган. Аларны бетерү максатында район прокуратурасы тарафыннан 27 күрсәтмә кертелгән, законсыз хокукый актка 1 протест белдерелгән.

Прокуратура таләбе буенча 40 вазифаи зат дисциплинар тәртиптә җәзага тартылган, 1 зат административ җаваплылыкка тартылган.

Ачыкланган закон бозу очраклары арасында: чиновникларга керемнәр һәм мөлкәт турында дөрес булмаган мәгълүматларны тапшыру, аларның билгеләнгән бурычларын, тыюларны һәм чикләүләрне бозу.

Коррупцион җинаятьләр турында җинаять эшләрен тикшергәндә Җинаять-процессуаль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү, күрсәтелгән категориядәге җинаять эшләре буенча судта дәүләт гаепләвен саклауны тәэмин итү прокуратурада аерым контрольдә тотыла. 2018 елның узган чорында район судлары тарафыннан коррупцион юнәлештәге 3 җинаять эше карап тикшерелде.

Бу урында 365 көн коррупциягә каршы көрәш– уртак эшебезгә үз өлешен керткән барлык хокук саклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ассызыклап әйтәм, нәкъ менә «уртак эшебез», чөнки без коррупцияне бергә генә җиңә алабыз, җәмгыять һәм дәүләт тырышлыгын бергә туплый алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев