Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чыршы кискән өчен штраф

РФ Хөкүмәте тарафыннан  2007 елның 8 маенда кабул ителгән 273 номерлы карары нигезендә яшь чыршыларны, наратларны законсыз кискән, урман хуҗалыгына зыян китергән өчен 2105 сум күләмендә штрафка тарту каралган.

 

Әгәр урман хуҗалыгына бу зыян декабрь, январь айларында салынса әлеге штраф суммасы икеләтә артачак.

–Ылыслы агачларны  законсыз кискән, аларга зарар китергән өчен РФ КоАпның 8.28 маддәсе нигезендә гражданнарга - 3000 сумнан алып 4000 сумга кадәр, вәкаләтле затларга исә - 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган,-ди Буа урман хуҗалыгының Чүпрәле участогы лесничие Сәгыйть Мәхмүтов.

Игътибар!

Буа урман хуҗалыгы дәүләт бюджет учреждениесе яңа елга халыкка, оешмаларга чыршылар сата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев