Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә солдат кайтты

Марсель Тукаев (Иске Чүпрәле авылы егете) шушы көннәрдә армия хезмәтен тәмамалап туган ягына кайтты. 

Әлеге шатлыгы белән Марсельның әнисе Гөлфия ханым уртаклашты.

Хезмәт итү барышында да Марсель үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән. Нык характерлы, эшчән, акыллы авыл егете бернинди авырлыклар алдында да каушап калмас, билгеле.

Марсель армия хезмәтенә  киткәнче  Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә укыды. Аннан районга кайтып, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында эшләде.

Реклама

Ватан алдындагы бурычын үтәүне максат итеп куйган яшь белгеч  үткән елның декабрь аенда солдат киемен кигән иде.

Менә бер ел үтеп тә китте.  Бу Яңа елны ул якыннары белән каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев