Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чепкас-Илмәт авылында мәчет яңартылды

Быелгы Мәүлед ае  без –Чепкас-Илмәт авылы халкы өчен үзенчәлекле һәм шатлыклы булды.

 

Шәүкәт Исмәгыйлов,  Чепкас-Илмәт авылы.

Шушы көннәрдә генә авылыбызның Ходай Тәгалә йортында –мәчетебездә яңарту эшләре тәмамланды. Мәчет тышкы яктан бик матур итеп, заманча материал белән тышланды. Әлеге эшне башлап җибәрүче һәм  барлык чыгымнарны үз өстенә алучы Тәфкил Шәрибҗан улы Исмәгыйлов булды. Бүгенге көндә ул Казан шәһәрендә “Восток-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя. Агымдагы елда ул Ураза гаете уңаеннан да мәчеткә намазлыклар паласы бүләк иткән иде.  Хәзер мәчетебезнең эчке һәм тышкы ягы  тагын да матурайды.

Шулай ук, бик зур рәхмәт сүзләрен авылыбызның алтын куллы егетләренә, эшне башкаручыларга: Айдар Хәкимовка, Әсхать һәм Фәнис Җамалтдиновларга, Марс Хисамовка әйтәсе килә.

Тагын бер шатлыгыбыз белән дә уртаклашабыз.  Авылыбыз халкы, элек еллардан бирле чишмә суыннан файдаланып көн күргән.  Соңгы  елларда заманча тормышка ияләшеп беттек.  Урамыбыздагы әлеге чишмәне кулланучылар саны азайды, ул моңаеп калды,  гомумән томаланды.  Күршеләр белән киңәшләшеп, кирәкле материаллар алып, чишмәбезне яңартырга уйладык.  Ходайның рәхмәте белән әлеге эшне дә эшләп чыктык.   Бу изге эштә катнашучыларга да: Гобәйдулловлар, Хәкимовлар, Шәяхметовлар, һәм Исмәгыйловлар гаиләсенә   олы рәхмәтләр белдерәбез.  Авылыбыз кешеләре тарафыннан киләчәктә дә мондый изге гамәлләр башкарылып торсын иде.

Ярышырга кирәк Аллаһының,

Хәер-фатихасын алуда.

Мәрхәмәтен күреп, мәңгелектә.

Сөеклесе булып калуда.

Иң зур байлык–рухи байлык  диләр,

Изгелекне кылмау әҗәткә.

Инсаннарның йөзе балкып торыр,

Байлык үзе калыр гаҗәпкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев