Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Җәзаларны үтәтү хезмәтенә 135 ел тулды

Ерак тарихка күз салсак, 1879 елның 12 мартында Россия императоры Александр ll Указы белән төрмә департаменты гамәлгә кертелгән. Шуннан бирле Россиядә җәзаларны үтәтүнең бердәм системасы булдырылган.

Күп еллар узып, ул хезмәтнең исем- атамасы әллә ничә төрле үзгәрүгә дә карамастан, җәмгыятьтә аңа карата ихтыяҗ әлегә кимеми. Җәзаларны үтәтү системасында үзенчәлекле контингент белән мораль, рухи, физик яктан үтә нык һәм югары әзерлекле кешеләр генә эшлидер. Әлеге хезмәтнең райондагы инспекциясе башлыгы, подполковник Илдар Мөшәрәпов:

-Иң мөһиме, без кешеләрне ярата белергә, кыңгыр эштә тотылганнарның эчке дөньясын аңларга тырышырга тиешбез,-ди.

Әйе, бүген җинаять- башкарма системасында хезмәт шартлары, барлык хокук саклау органнарындагы кебек, гадиләрдән түгел. Хәзерге вакытта җәзаларны үтәтү хезмәте офицерлары алдына аерым таләпләр куела.

-Россия Хөкүмәте тарафыннан җинаять-башкарма системасын 2020 елга кадәр үстерү концепциясе расланды. Ул сизелерлек нәтиҗә бирер, дип ышанабыз,- ди инспекция башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәзаларны үтәтү хезмәте