Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Әни белән дөнья ямьле

Җир йөзендә иң кадерле кеше кем ул, дип сорасалар, һәр кеше берсүзсез-Әни дип җавап бирер. Әйе, һәркем өчен изге зат ул-Әни. Алардан башка дөнья ямьсез, ашлар тәмсез, көннәр караңгы булып тоела. Әниләр ярдәмендә без олы тормышка беренче адымнарыбызны атлыйбыз. Шуңа да исән чакта газиз кешеләребезгә карата игътибарыбызны киметмәсәк иде.

Җәмгыятебездә әниләрнең иҗтимагый ролен күтәрү максатыннан 1998 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә карар кабул ителде. 120 номерлы карарда әйтелгәнчә, ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесе "Әниләр көне" буларак билгеләп үтелә башлады. Быел әлеге дата 25 ноябрьгә туры килә.

Бәйрәм кысаларында район күләмендә төрле чаралар үткәрү планлаштырылган. Аеруча моңа белем бирү учреждениеләрендә, ясле-бакчаларда зур әһәмият бирелә.

21 ноябрь көнне "Әниләр көне" 2 номерлы "Әкият" балалар бакчасында да гөрләп үтте. Бакча тәрбиячеләре тырышлыгы белән әзерләнгән сценарийда балалар әниләренә карата булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләүләрен шигырь юллары, җырлар, биюләр аша белдерделәр. Бәйрәмгә килгән әниләр игътибарына тәрбиячеләр "Өч кыз" дип исемләнгән татар халык әкиятен тәкъдим иттеләр. Әкият аша балаларга әниләрне хөрмәт итү кирәклеген, югыйсә, алдагы көннәрен әкият геройлары сыман тәмамлаячакларын күрсәттеләр (әлеге әкиятне белгәнннәр аның ахыры турында хәбәрдардыр).

Бәйрәмдә әниләр дә бик актив булдылар: җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, бишек җырларын көйләделәр. Чараның гүзәл бер өлеше булып, район мәдәният йортыннан килгән җырчы Рөстәм Низамов һәм баянчы Илгиз Нәсыйбуллин чыгышлары торды. Рөстәм Низамов үз репертуарындагы әниләргә багышланган җырларны башкарды.

Бәйрәмнең бу көнне төрле темаларны колачлавы да игътибарга лаек иде. Биредә район буенча эчке эшләр бүлегеннән вәкилләр катнашты. Автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хуҗиев республика күләмендә үтүче "Җәяүлеләр" акциясе кысаларында балаларга һәм әниләргә юл йөрү кагыйдәләрен туплаган буклетлар һәм календарьлар таратты. Һәркемне акция барышында гына түгел, ел дәвамында юлларда игътибарлы булырга өндәде.

Әйе, әнисе булганда адәм баласы бәхетле. Берүк, шулай була күрсен, әниләребез исән булсын, йөзләреннән нур чәчеп, гомер итсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне