Чүпрәледә яңа җәмәгать судьясы билгеләнде
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа җәмәгать судьясы билгеләнде

Җәмәгать судьясы вазифасын Оксана Анатольевна Развалова башкарачак

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район прокуроры Ришат Купкенов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек җитәкчесе Марат Хуҗиев, суд хезмәте коллективы катнашты.

Татарстан Дәүләт Советы карары нигезендә Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп Оксана Анатольевна Развалова билгеләнде. Суд системасында Оксана Развалова 2009 елдан бирле хезмәт куя. Ул Казан шәһәрендәге Икътисад, идарә һәм хокук институтында белем алган. Әлеге вазифага билгеләнгәнчегә кадәр, Татарстан Республикасы Югары суды судьясы ярдәмчесе вазифаларын башкарган.Оксана Анатольевна Развалова тантаналы шартларда судья анты кабул итте.

–Үз вазифаларымны намус белән башкарырга, бары тик законга буйсынып, гадел хөкем итәргә, судья бурычы һәм намусым кушканча, гадел булырга вәгъдә итәм, - диде хөкемдар коллектив алдында сүз биреп.

Чүпрәле районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Фәнил Яфизов Оксана Развалованы вазыйфага керешүе белән котлады, хезмәтендә уңышлар, зирәклек, гаделлек теләде.

– Халык бирегә юкка килми, аларның килеп туган проблемаларын закон нигезендә чишү – безнең төп вазифабыз. Иң мөһиме, кешеләрне тыңлый һәм аңлый белергә кирәк. Хезмәтегез уңышлы һәм нәтиҗәле булсын, - диде Фәнил Яфизов һәм Оксана Разваловага суд хакимияте символы буларак, мантия тапшырды.

Чарада катнашучылар, шулай ук, Оксана Анатольевнаны яңа вазифага билгеләнүе белән котладылар, алга таба чүпрәлеләрнең ышанычын яулап, халык мәнфәгате өчен хезмәт итүен теләделәр.


Нет комментариев