Чүпрәле районында ике авыл арасында юл өзелде
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында ике авыл арасында юл өзелде

Язга бер сөенерсең, бер көенерсең, дигәннәр борынгылар. Алар да юллар өзелүне, базларга су төшүне күздә тотканнармы, белмәссең...

Ә менә Иске Задур белән Яңа Задур авылы кешеләре бу көннәрдә ике авыл арасындагы юлның өзелүенә көенә. Алар бу турыда редакциягә Ватцап аша хәбәр иттеләр.
Район башлыгы Марат Гафаров әлеге проблеманы Алешкин-Саплык авылы башлыгы Петр Артемьевка контрольдә тотарга кушты. Якын арада ике авыл арасындагы әлеге региональ әһәмияттәге юлны норматив хәлгә китерү өчен чаралар күреләчәген белдерде.

Сүз уңаеннан. “Туган як”та “Район башлыгына, җитәкчеләргә әйтер сүзем бар” дигән рубрика эшли башлады. Гозерләрегез, сорауларыгыз булса 2-26-42 телефоннары аша, һәм социаль челтәрдәге группаларыбызда да калдыра аласыз. Ватцап номеры: +79600475214


Нет комментариев