Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сагынулы сәламебез

(Якташлар белән очрашуга багышлана) Җаныбызга якын яклар - Чүпрәле- Чаллы кала, Аралашып яшәүләрдән Күңелләр ләззәт ала. Яшибез сагынуларда, Күрешүләр өмет итеп; Шуңа да килеп җиттек без Ерак юлларны үтеп. Җиткерим, дисәң, сәламнәр Якташлар-туганнарга Юл ераклык берни түгел Сагынышкан җаннарга, Исәнлектә күрешүләр Насыйб булсын һәрдаим, Барчабызга тыныч көннәр Бүләк итсен, Ходаем!...

кташлар белән очрашуга багышлана)

Җаныбызга якын яклар -

Чүпрәле- Чаллы кала,

Аралашып яшәүләрдән

Күңелләр ләззәт ала.

Яшибез сагынуларда,

Күрешүләр өмет итеп;

Шуңа да килеп җиттек без

Ерак юлларны үтеп.

Җиткерим, дисәң, сәламнәр

Якташлар-туганнарга

Юл ераклык берни түгел

Сагынышкан җаннарга,

Исәнлектә күрешүләр

Насыйб булсын һәрдаим,

Барчабызга тыныч көннәр

Бүләк итсен, Ходаем!

Исәнлектә күрешүләр

Шатлык бүләк итәалсын,

Очрашулар хәтирәсе

Күңел түрендә калсын.

Онытмыйбыз, сезнең ничек

Карый-карый каерылып,

Моңсуланып, киткән көнне

Туган яктан аерылып...

Беләбез, төрле шартларда

Кала бит туган яклар...

Буладыр күңел боегып,

Ярсып, җирсегән чаклар...

Кемнәр китә ирексездән,

Туган ягын калдырып -

Ул яши сагыну хисендә,

Йөрәккәен яндырып.

Кемнәр киткән бәхет эзләп,

Кемнәр киткән нужадан -

Ирешсеннәр рәхәтлектә

Гомер юлын сузарга.

Туган яктан аерылулар

Килә күпләр башына,

Һич үпкәсез, баш иегез

Язмышыгыз каршында.

Ходайның ни биргәненә

Риза, канәгать булып

Яшәү язсын бу дөньяда,

Камил-сәламәт булып.

Эзелмәсен туган якка

Кайта торган сукмаклар;

Кочагын киң ачып, сезне

Каршылар туган яклар.

Җае килгәндә, кайтыгыз,

Кайтыгыз күрешергә -

Шатлыкны да, кайгыны да

Урталай бүлешергә.

Апрель. 2012.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырьләр