3 апрель 2012 яңалыклары
-
Авылга бәрәкәт иңде
Быелның 31 марты Городище авылы кешеләре өчен иң куанычлы көн булып тарихка кереп калыр. Бу көнне авылда "Богоявление Господня" чиркәвенә гөмбәзләр куелды.
-
Район тормышы саннарда
Эшләнгән эшләр (кайберләре): -2011 елда районда 5,5 км озынлыкта яңа юллар салынды. Шуның бәрабәренә Хайбулдино, Яңа Шигали авыллары асфальт юллар белән тәэмин ителде. 9 км. озынлыктагы юлларда капиталь төзекләндерү үткәрелде. -102 торак йорт төзелде. Шулардан 92 гаилә яңа йортларны үзләре төзеде. Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы нигезендә райондагы 3...
-
Үсәбез... Яңарабыз...
Үткән ел Татарстан Республикасы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен федераль бюджеттан бер миллиард сумнан артык акча алды. Аны торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды бүлеп бирде. Шушы максаттан безнең районга да 4 миллион 450 мең сумнан артык акча алынды.
-
Волейбол буенча район чемпионаты
28 мартта Зур Аксу урта мәктәбенең спорт залында волейбол буенча район чемпионаты үткәрелде.
-
Иң яхшы теркәүчеләр
Үткән атнада Биектау районында "Иң яхшы гражданлык хәле актларын тантаналы теркәүчеләр" республика конкурсының зонаара этабы булып үтте.
-
Гражданнарны кабул итү
Район җирлегендә яшәүче халыкның бүгенге тормышына кагылышлы проблемалар, оператив хәлләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эшчәнлегенә карата фикерләр белән танышуны максат итеп РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыров урыннарда гражданнарны кабул итә. Мондый очрашулар 5 апрель көнне Борындык һәм Иске Шәйморза авылларында, 6...
-
Депутат кабул итә
2012 елның 4 апрелендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 нче йорт) ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Шахмедович Ягудин гражданнарны кабул итә. Кабул итүгә 2-21-75 телефоны аша, алдан язылырга кирәк.
-
Сагынулы сәламебез
(Якташлар белән очрашуга багышлана) Җаныбызга якын яклар - Чүпрәле- Чаллы кала, Аралашып яшәүләрдән Күңелләр ләззәт ала. Яшибез сагынуларда, Күрешүләр өмет итеп; Шуңа да килеп җиттек без Ерак юлларны үтеп. Җиткерим, дисәң, сәламнәр Якташлар-туганнарга Юл ераклык берни түгел Сагынышкан җаннарга, Исәнлектә күрешүләр Насыйб булсын һәрдаим, Барчабызга тыныч көннәр Бүләк итсен, Ходаем!...
-
Шигъри тәлгәшләр
Бәхетем - туган ягымда Әйләнәм дә карыйм узганыма, Шактый гына юллар үтелгән. Бормалылар алар, сикәлтәле, Кайда очкан, кайда сикергән. Очраганда юлның тигезләре, Салмак кына атлап барылган. Ашыгулар минем холкым түгел, Сабырлыкка күңел табынган. Карлы инешенең ярларында Сакланадыр әле эзләрем. Тал-куакта сандугачны тыңлап Үз көем-моңымны эзләдем. Үзәк өзгеч кошлар сайравыннан Бөек...
-
Мин татарча сөйләшәм!
Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы көнгә кадәр, тел һәм сүз - кешенең аерылгысыз юлдашы. Элек-электән халыкның матурлык сөюе, үзенең рухи байлыгына зур хәзинә дип каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә һәм төрле формаларда буыннан буынга тапшыра баруы һәм гүзәллек традицияләре тудыруы һәркайсыбызда милли горурлык хисләре уята.
-
Чүпрәле-Яр Чаллы-туганлык, дуслык юлы
Яр Чаллы дигән матур, ак калада Чүпрәле районныннан күчеп килгән 160 лап гаилә гомер кичерә. 1997 елдан башлап, биредә яшәүче якташларыбыз бердәм тупланып, "Чүпрәлеле якташлар" оешмасының нигезен салдылар.