Шигъри тәлгәшләр
Казаным
Моңлы Казан, дәртле Казан!
Яңгырый синдә азан.
Синең моңың, нурың белән,
Ямьлерәк бүген заман.
Сөембикә манарасы,
Кол Шәриф мәчетләре,
Матур-матур һәйкәлләрең,
Тарта бит күңелләрне.
Театрлар гөрләп яши -
Милләтебез бизәге.
Талантлы егет-кызларны
Дәшә, Яшьләр үзәге.
Биек йортлар...шаулый төзелеш,
Һәрвакыт шулай булсын,
Киләчәкнең нуры булырдай,
Шәхесләр туа торсын!
Театрга чакыру...